XIX Халыкара “Татар җыры” эстрада фестиваленең "Елның иң популяр җыры" номинациясендә Азат Фазлыев җиңде. Ул Илназар көенә, Гөлүсә Шаһбан сүзләренә язылган "Ярат кына" җырын башкарды.
“Барс-Медиа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан оештырыла торган фестиваль татар эстрадасы җырчыларының иҗатына еллык нәтиҗә. Җырчыларның уңышларын бәяләп, аларга “Алтын Барс” премиясе тапшырыла.
Быел “Татар җыры” фестивалендә 26 номинант.
Фото: Рамиль Гали


Нет комментариев