Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

«ҮБӘР ДИП КУРЫКТЫМ…»

Кешенең беренче мәхәббәте генә түгел, ә беренче тапкыр «свидание»гә баруы да гомергә исендә кала, минемчә. Йолдызлар белән бу темага аралашкач, үземнең ялгышмавымны аңладым. Егетләр, истә калырлык очрашу ясыйсыгыз килсә, тизрәк укыгыз бу язманы.

Чәчкә, автор-башкаручы, җырчы:

Беренче «свидание» 9нчы сыйныфта укыганда булды. Үземнән бераз гына олырак булган күрше авыл егете белән иде ул. Бер-беребезгә сүз дә әйтергә оялып, урам әйләнеп кайткан идек. Ничек җыенганым, нәрсәләр кигәнем истә түгел инде. Ләкин әзерләнмичә генә чыкмаганмындыр. Хәзер техника заманы булгач, мөнәсәбәтләрне интернетта гына да ачыклыйлар. Минемчә, күзгә-күз карап сөйләшүне, җанлы аралашуны бернинди техника да алыштыра алмый. Ә беренче свидание кайда үтәргә тиеш дигәндә, кино һәм парк кебек җәмәгать урыннары иң яхшысыдыр дип уйлыйм.


Азат Фазлыев, җырчы:

Кыз озатуны беренче очрашу дип атап буладыр инде ул?! 8нчы сыйныфта укыганда, беренче тапкыр кыз озаттым. Җәй көне иде. Ул – шәһәрдән кайткан кунак кызы. Бу озату соңгысы булмады, өч айга якын очрашып йөрдек. Ул кызны берничә ел элек күргән идем. Аллага шөкер, икебезнең дә бар да яхшы. Аның да гаиләсе бар, минеке дә. Беренче очрашуга барганда егетләргә кыюрак булырга кирәк. Кызлар кыюларны ярата. Кыю булсаң, кыз кеше сине ошатмаса да, аны үзеңә каратып була, дип уйлыйм. Моны улларыма да аңлатырга тырышачакмын.


Зәринә Хәсәншина, җырчы:

Беренче «свидание» хәтердә. Бик күптән, 15 яшьтә Казанга укырга килгәч булды ул. Без аның белән автобуста танышкан идек. Икебезнең дә авылга кайтып барышыбыз, бер районнан булып чыктык. Шунда ул, минем телефон номерымны алып калып, Казанда «свидание»гә чакырган иде. Ничек әзерләнгәнемне хәтерләмим, ләкин бик оялганым һәм курыкканым истә… Үбәр дип курыктым! Мин кочаклау, үбешү кебек нәрсәләрне кабул итә алмый идем. Бала булганмын инде… Бауман урамы буенча тыныч кына йөрдек, шоколад бүләк итте. Мин инде беркатлы бөтен эч-серләремне сөйләдем моңа. Шуннан берзаман көтмәгәндә арттан килеп кочакламасынмы бу мине! Бетте-китте, миңа инде шул җитә калды, күзләремне шар ачып: «Миңа ярты сәгать эчендә өйгә кайтып житәргә кирәк, алайса дус кыз өйгә кертми», – дидем дә, чаптым трамвайга. Артымнан куып житәр дә үбә башлар дип курыкып, авызымны шарф белән томалап куйганым истә. Хәзер мин аның исемен дә, үзен дә хәтерләмим инде. Ул очрашудан соң без бүтән күрешмәдек, гәрчә, мин аны бик ошатсам да. Берәр елдан соң: «Минем синең белән күрешәсем килә», – дип язды ул миңа. Тик мин: «Ә минем юк», – дип җавап бирдем. Ул вакытта бүтән мәхәббәтләр булган инде, күрәсең.


Рамил Шарапов, юморист, җырчы, алып-баручы:

Беренче «свидание» 6нчы класста укыганда булды. Ә кыз 5нче класста укый иде. Минем аңа карата хисләр бар иде, беренче мәхәббәт дисәм дә ялгышмам. Әмма ул җавапсыз булып чыкты: без очрашып йөрмәдек. Свидание вакытында авылны ике тапкыр әйләнгәнебез истә. Сөйләргә сүз таба алмый интегеп беткән идем. Хәзер аның белән күрешкәндә исәнләшәбез, хәлләрне сорашабыз. Мин әле аңа бәйрәм саен бүләкләр ясый торган гадәт бар иде. Әни хезмәт хакы алган саен күп итеп тәмле исле сабыннар, шампуньнар алып куя. Мин аларның кайда торганын беләм. Шуннан бәйрәм саен берәрне бүләккә биреп бара идем. Мондый вакытларны искә төшерү үзе бер күңелле инде. Әмма һәр вакытның үз рәхәтлеге бар.

Фото: http://yalkyn.com

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев