Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Данир Сабиров кызларына исемнәрне ничек сайлаган?

Кызларым берсе Мәрьям, кечесе — Дания исемле. Хатын белән алдан ук сөйләшеп куйдык: кыз бала туа икән, исемне мин сайлыйм, малай туса — хатынга ошаган исемне кушабыз.

Югыйсә, беренче кызга Миләүшә шулкадәр заманча исем кушмакчы иде: “Милана” ошый иде аңа. Шуны ишетү белән, кит, исеммени бу, алай булгач, малай тугач аңа “Интер” дип кушарбыз (Интер, Милана — футбол командасы), дидем. Шуннан соң минем белән килеште, мин сайлаган исемне куштырдык. Мәрьям — Гайсә пәйгамбәрнең әнисенең исеме. Матур исем. Ә инде киләчәктә малай тугач, ул “Интер” дигәнне сайласа да, каршы килеп булмас.

Фото: скриншот инстаграм

http://sabantuyjournal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев