Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Данлыклы җырчы Эмиль Җәләлетдиновның нерпа ТУН ТАРИХЫ

Эмиль абый Җәләлетдинов безгә еш килә. Җәен велосипед белән, кышын җәяү генә элдереп килә дә җитә. Ул яшәгән Татарстан урамы Филармониядән ерак түгел бит. Бу арада ул Муса Җәлил туган көнгә программа әзерләп йөри.

Алсу белән концертның программасын пичәтләп, хронометражын язалар, «ничек, кайда, кемнәр була» ише сораулар чишәләр.
 
Эмиль абый, көн шактый суык булганлыктан, бүген тун киеп килде. «Ой, нинди матур!» - дидек без Алсу белән. Шуннан ул безгә бу тунның тарихын сөйләде. 
 
1970 елларда Татарстан телевидениесендә «Кышкы бизәкләр» («Зимние узоры») дигән тапшыру булган. Ул тапшыруда төшәр өчен телестудия (!) җырчыларга туннар тектергән. Эмиль абыйга нерпадан теккәннәр. Нерпа иң чыдам һәм кыйммәтле мехларның берсе. Шул тунын киеп, таганга утырып атынып, Эмиль абый 1972 елда телевидениегә төшкән (төп фотода). Тун өчен үзе бик аз, тиенәр генә түләгән, калган чыгымны телевидение күтәргән. 
 
 
Бу тун тегелгәндә миңа 5 яшь булган, Алсу тумаган да әле.
 
 
«Мин аны бик сирәк киям. Шуңа ул тузмый», – ди Эмиль абый. Ничек аны көя ашамаган? Һаман ялт итеп тора. Гаҗәп бит! 
 
 
 
Бирегә Эмиль абыйның телевидениегә язылганда, 1972 елда төшкән фотосын һәм яңа гына, бүген генә төшкәннәрен дә куям.
 
 
Кулын җәеп төшкән фотода Эмиль абый: «Ехал на ярмарку ухарь купец...» ны җырлый.
 

http://tatfil.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев