Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Евровидение 2018: Израилдән "Курчак" җыры җиңде

13 майга каршы төндә Лиссабонда чираттагы Евровидение бәйгесенең финалы узды. Быел җиңүгә Израил иреште. Русия җырчысы Юлия Самойлова бәйгенең финалына да уза алмады.

Бәйге азагына кадәр, интрига тоткан хәлдә, Евровидение 2018 җыр бәйгесендә 529 балл белән Израил җиңүгә иреште. 25 яшьлек җырчы Нетта Барзилай "Курчак" җыры белән тамашачылар йөрәген яулады. Профессиональ жюри исә җырны өченче урынга гына бәяләде. Тавышларны кушып, җыр беренче урынга үрмәләде. Букмекерлар да җырчыга беренче урын фаразлаган булган.

Барзилай Израилнең Һод-һа-Шарон шәһәрендә 1993 елда туган. Балачагында дүрт елны әтисе эшләгән Нигериядә үткәргән, шуннан соң Израилгә кайткан. Илнең хәрби-диңгез көчләрендә хезмәт иткән.

 

 

Моңарчы Нетта Барзилай музыка өлкәсендә танылу алмаган, аның дискографиясе дә юк. Израилнең җирле җыр бәйгесендә катнашып, ул анда җиңүгә иреште. Бу аңа Евровидение бәйгесенә дә юл ачты. Беренче ярымфиналда чыгыш ясап, Нетта күп тамашачының йөрәген яулады, аның җыры шунда ук хитка әйләнде. Букмекерларда да нәкъ аның җиңүен фаразлады.

Нетта бәйгедә "Курчак" (Toy) җыры белән чыгыш ясады. Эчтәлек ягыннан ул артык тирән мәгънәгә ия булмаса да, җыр ритмлы һәм җанлы музыкасы бәрабәренә җиңгән дип фаразлап була.

Игътибарга лаеклы җырлар

Тавыш санына караганда, икенче урында 436 балл белән Кыпрыс бара. Бу ил исеменнән албан чыгышлы грек җырчысы Элени Фурейра чыгыш ясады. Элени - үз илендә танылган җырчы, күп кенә хитлар авторы. Евровидениедә ул "Fuego" (испанча - ут) җырын башкарды.

 

 

Өченче урында исә Австрия башкаручысы тора. Австрияле Сезар Сэмпсон 342 балл туплады. Сезар үз илендә музыка белән шөгыльләнсә дә, артык танылган башкаручы түгел. Моңарчы 2 ел рәттән ул Евровидение башкаручыларының бэк-вокалында җырлаган.

Бәйгедә Сезар "Nobody But You" җырын башкарды:

 

 

Аерым игътибарны Италия башкаручылары Эрмал Мета һәм Фабрисио Моро җәлеп итте. Җырда бүгенге көндә Җир шарында барган низаглар, сугышлар, террористик гамәлләр турында сүз бара. Чыгыш вакытында экраннарда Европаның төрле телләрендә пацифистик тезислар күрсәтелде.

 

 

​Җыр чыннан да тәэсир ясый, башкаручыларның матур тавышлары кантри төсмерле аранжировкага туры килә. Тамашачылар җырга 249 балл бирде, тамашачылар тавышына караганда, бу ил дүртенче урында булды. Гомум 308 балл белән җыр бишенче урын алды.

Башка башкаручылар арасында шулай ук Норвегия вәкиле Александр Рыбак та аерылып торды. Элекке Евровидение бәйгесе җиңүчесе "Җырны шулай язарга кирәк" җыры белән чыгыш ясады. Германия башкаручысы Михаэл Шулте исә дүртенче урын алды.

Фото: https://www.azatliq.org
https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев