Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Фидан Гафаров Әнвәр Нургалиевны мактап туя алмый

Әнвәр Нургалиев филармония концертлар залында Ләйлә Дәүләтованың «Адәм белән Һава» концертында чыгыш ясаган. Концерттан соң Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров белән сөйләшеп алганнар.

Фидан Гафаров Әнвәрнең Уфада булачак концерты турында әйтеп китте. 27 январьда булачак концертка бер билет та калмаган икән, барысы да сатылып беткән. Фидан Гафаров Әнвәр Нургалиевнең эшчәнлегенә соклана икән. Аңа алга таба да уңышлар тели, тукталып калмаска, һаман шулай эшләргә куша. «Эшләсәң үзеңә дә файда, күңелеңә дә, йөрәгеңә дә, халыкка да файда», ди ул. Ләйлә Дәүләтова «Кесәгә дә файда», дип өстәп куя.

Ә безнең халыкка Әнвәр Нургалиевнең башындагы бүреге кызыграк. Чөнки видеода ул бүреген салмаган, шуңа бәйләнәләр. Кемгә нәрсә инде, Әнвәр Нургалиев бәлки каушап калгандыр, бүреген салырга оныткандыр. Ә Фидан Гафаровка аның бүректән булуына барыбер дә кебек.

Автор: Г.Хәлиуллина

Фото: скриншот инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев