Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Фирдүс Тямаев Кариев театрына хәйрия спектакле өчен акча биргән

Театр балаларга "Бүре белән кәҗә" әкиятен тәкъдим иткән.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Кариев театрында күрсәтелгән хәйрия спектакленең иганәчесе булган. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Фирдүс Тямаев балаларга билетлар өчен 15 мең сум акча бирде. Без мөмкинлекләре чикле балаларга билетлар биреп аларга спектакль күрсәттек", - ди театр директоры Гүзәл Сәгыйтова.

Ул хәйрия спектакльләре традициясенең бу театрда һәрвакыт булуын әйтә.

"Фирдүснең бу гамәле башкаларга да үрнәк булсын иде", - ди директор.

Театр балаларга "Бүре белән кәҗә" әкиятен тәкъдим иткән.

Берничә көн элек Мәскәүдән килгән тамашачы Зөһрә Фатыйх та балаларга билет алу өчен хәйрия ярдәме күрсәткән.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X