Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

“Кем дә булса киендерегез инде шуларны!” Журналист Ләйсән Абдуллина җырчыларның сәхнә киемнәрен тәнкыйтли

Журналист Ләйсән Абдуллина “Татар радиосы хитлары” концертын караганнан соң җырчыларның сәхнә киемнәренә карата тәнкыйть белдерә.

“Һәм янә татар эстрадасы турында. Төгәлерәк әйтсәң, аларның сәхнә киемнәре турында. Бу юлы мине ир-атлар гаҗәпкә калдырды. Тавышы да, йөз-кыяфәте дә матур, тик ялтыравыклы спорт чалбары? Ә икенче җырчы сәхнәгә эшендә тәнәфес вакытында кафега кергән кешене хәтерләтте. Ул өстенә ак кием, астына тезләре ертык, кысып тора торган чалбар һәм официантлар кия торган подтяжкалар кигән иде. Өченчесе офистан зур сәхнә турындагы хыялларын эзләп качкан күрәсең – кара костюм һәм хәтта күңелсез галстук тагып куйган. Кем дә булса, киендерегез инде шуларны!” , дип язган ул үзенең инстаграм битендә.

Ләйсәннең инстадуслары да аның белән килешеп, үзләренең фикерләрен белдергәннәр.

“Сәхнә киемнәре- сөйләр өчен мәңгелек тема. Бөтен кешегә дә ярап булмый. Бу төп кагыйдәләрнең берсе” , “Бөтен татар эстрадасы тихий ужас”, дип язганнар әлеге пост астына.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев