Кайчандыр сәхнәдәге блондинкаларны кул бармагы белән санарлык булса, хәзер эстрадада “коллегаларым” байтак. Тамашачы мине начар кабул итте дип әйтә алмыйм, чөнки бүгенге көнгә кадәр җырчы булып йөрмәс идем. Чәч төсем — сәхнә образының бер өлеше ул.
Сәхнәгә чыкканчы ук мин блондинка идем. Хәзер образымны үзгәртәсем килми, тамашачым мине икенче образда кабул итә алмас, дип уйлыйм. Шуңа да минем өчен ул — чәч төсе генә, ә яшәү стиле түгел. Мәзәкләрдәге блондинкалар белән минем бер охшаш ягым да юк. Гомүмән, кешенең нинди һәм кем икәнен беләсең килсә, тышкы кыяфәтенә түгел, ә күзләренә игътибар итәргә кирәк. Күзләремә карагыз — анда барысы да күренә.


Нет комментариев