Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Марат Мухин эллеккеге хатыны турында серне чиште

Марат Мухинның никахлашынуы турында белгәч, инстаграм язылучыларның кайберләре Маратка шелтә сүзләре язган. Баксаң, Марат Мухинны Дилә Нигъматуллина белән яши дип уйлап йөрүчеләр шактый булган икән. Алар чыннан да бер ара гаилә булып яшәгәннәр, бергә кыз үстергәннәр. Ләкин инде күптән аерылышканнар, аерылышуларын халыкка чыгармаганнар. Аңлашылмаучанлык шуннан килеп чыккан да. Марат Мухин үз инстаграм сәхифәсендә язуынча, Дилә дә күптәннән башка кешедә кияүдә икән.

«Бу хакта белмәүчеләр өчен хәбәр итәм, без инде Дилә белән күптән бергә түгел. Ул үзе инде күптән башка кешедә кияүдә. Аның үз тормышы, минем үземнеке. Безнең кызыбыз турында да борчылмагыз, аның белән дә бар да яхшы. Бу бары тик безгә кагыла торган әйберләр. Минем турында дөрес булмаган мәгълүмат таратырга кирәкми. Зинһар, тынычланыгыз. Бу кадәр пычракны минем хатыныма ишетергә бик тә авыр. Ул берничек тә эстрада белән бәйләнмәгән. Игътибарыгыз өчен рәхмәт».

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X