Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

“ӘНИ АРТИСТ БУЛУЫМНЫ ТЕЛӘМӘДЕ”

Тинчурин театры артисты Лилия МӘХМҮТОВА 50 яшен тутырды. Олы юбилеен ул тамашачысы белән театрда билгеләп узды.

— “50 яшьлек юбилеең!” — диләр. Бер дә сизмим бит шул 50 не. Үземне 40 яшьтә кебек тоям. Тормышым Аллага шөкер. Ирем дә яшәртеп кенә тора! — ди Лилия, елмаеп. — Яшәртеп тора, дигәннән, әле пенсионер булып куйдым. 30 елга якын театрда эшләгәч, “За выслугу лет” дип, пенсия билгеләделәр.
— Лилия, 50 яшьлек юбилеегыз белән без дә тәбрик итәбез! Бәйрәмне ничегрәк билгеләп уздыгыз? 
— Төрле вариант уйладым. Башта спектакль белән үткәрмәкче идем. Алай җиңелрәк бит (көлә). Аннан, концерт формасында оештырырга, дигән карарга килдем. Спектакльләрдән өзекләр, җыр, юмор... Сценарий язылды. Театр училищесында Илдар абый Хәйруллин курсында укыдык. Күпләребез хәзер танылган театрларда эшли. Курсташларымны да чакырдым. Алар да концерт номерлары белән килде. Бу юбилей кичәсенең юмористик рухта узуын теләдем. Кеше ял итсен, моңсуланып утырмасын, дидем.
— Кайсы спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде? 
— “Эх, алмагачлары!”, “Гөлшаян”, “Мәхәббәт чишмәсе”н сайладык. Әлеге спектакльләрдә комик рольләрне башкардым. 
— Алар холкыгызга туры китереп сайланганмы? 
— Юк, мин — бик тыныч, сабыр кеше. Әмма бер шартласам, вулкан кебек атылам...
— Лилия, югары уку йортында физика юнәлешендә белем алгансыз икән. Дүрт курсны уңышлы тәмамлаганнан соң, университетны ташлаганга үкенмәдегезме? 
— Балачакта һәркемнең хыялы була. Башта башлангыч сыйныф укытучысы булырга теләдем. Бүгенге заман балаларына бер сүз әйтә торган түгел, җиңеп булмас, дип кире уйладым. Бухгалтер эшенә дә кызыктым. Аннан физика юнәлешендә 4 ел укыдым да ташлап киттем. Яшьлек белән уйланылмаган, күрәсең. Соңрак, тагын бер ел укып диплом алсам, нәрсә була иде инде, дип әйткән чаклар булды. 
— Әниегез Исламия апа сезне артист итәргә теләмәгән икән... 
— Әти-әнинең хезмәт елларыннан шактый өлеше күчмә театр чорына эләкте. Күп вакыт дәү әни, дәү әтидә идек. Алар үстерде, дисәк тә ялгыш булмас. Әти-әнине сагынып, юрган астында елаулар дисеңме... Шуңадыр, үз башыннан барысы да узгач, әнием артист булуымны теләмәде: “Гаилә дә кора алмассың, кызым. Ярый да аңлый торган ир-ат эләксә”, — диде. Әмма барыбер шуңа тартылдым. Ярый әле ирем белән икебез бер казанда кайныйбыз. Әгәр тормыш иптәшең дә аңламаса, көнләшеп азапласа...
Лилия ЙОСЫПОВА.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев