Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Өченче бәбиен көтүче Лилиана Ирназарова барысын да аңлатты

Өченче сабыен көтүче Лилиана Ирназарова кемне көтүен белгертте: өченчесе дә малай булачак икән. Җырчы инстаграмында ни өчен өченче бала алып кайтырга ниятләгәнен аңлаткан.

«Янымда яраткан, ышанычлы кешем, үзем мораль һәм физик яктан көчле, әти-әнием һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булганда, нишләп ниятләмәскә? Әмма бу да иң мөһиме түгел. Беренчедән, мин баламны үзем өчен табам. Ирем өчен дә, әти-әнием өчен дә, җәмәгатьчелек фикере өчен дә түгел.
Мин моны үзем телим. Минем тормышымда 12 ел элек борылыш булды. Мин тормышны һәм аның кыйммәтләрен яңадан бәяләдем. Минем бердәнбер ир туганым вафат булды һәм мин бу җир шарында әтием белән әниемнән башка беркемем дә булмавын аңладым. Шуңа мин үземә минимум өч балам булачак дип сүз бирдем. Аллага шөкер, хәзер без дүртәү, Алла бирса, бишенчесе туарга тора. Без балаларны бер көнгә әниләрдә калдырабыз һәм ирем белән нишләргә белми тилмерәбез. Балаларсыз күңелсез, мәгънәсе калмый.

Бәлки, мин сезне шаккаттырырмын, әмма мин дүртенче бала, кыз да телим!» дип яза Лилиана Ирназарова.
 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев