Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Равил Әхмәтшин Элвин Грейга Рәхмәт хаты тапшырды

Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегегендә музыкант һәм башкаручы, Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин танылган музыкант һәм башкаручы, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Радик Юльякшинга Рәхмәт хаты тапшырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегегендә булды. 

Элвин Грей хәзер Мәскәүдә яши һәм эшли. Ул Равил Әхмәтшин белән иҗади планнары турында уртаклашты. Шулай ук алар артистның Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге проектларында катнашу мөмкинлекләре турында да сөйләштеләр.

  • Радик Юльякшин (Elvin Grey) узган ел Мәскәүдәге «Мәскәү – Татарстан күпере» IV яшьләр форумы эшендә спикер сыйфатында катнашты, шулай ук чараның концерт программасында чыгыш ясады.

Равил Әхмәтшин артистны 9 ноябрьдә узачак V Яшьләр форумына да чакырды. Шулай ук Радикка вәкиллек проектларына ярдәм иткән һәм форумда катнашкан өчен Татарстан Вәкаләтле вәкиллегенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Үз чиратында, Радик Юльякшин (Elvin Grey) Равил Кәлимулла улына һәм Вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләренә үзләренең музыкаль дискларын бүләк итте. Шулай ук 2020 елда узачак зур соло концертына чакырды.

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

tatar-inform.tata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X