Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Рифат Фәттахов «Кайнар хит» та гадел тавыш бирү-бирмәү турында үз фикерен әйтә

Рәшит Ваһапов фонды рәисе, продюсер Рифат Фәттахов Tatar Today’га «Голос. Дети»да Алсу кызы белән һәм «Болгар радиосы» хит-парадында тавыш бирүдә төгәлсезлекләр чыгу сәбәпле, объектив тавыш бирү формасы турында уйларга кирәклеген әйтте.

     «Мин шәхсән аның чыгышын карамадым. Шуңа күрә мин Алсуның кызының чыгышын бәяли алмыйм. Әмма ләкин бу шоуларда, тавыш бирүләрдә бик сак һәм игътибарлы булырга кирәк», дип искәрттә ул.

    «Заманында мондый хәл белән без үзебез дә очраштык. ТНВда барган «Болгар радиосы» тавыш бирүендә нәрсә килеп чыкканын үзебез дә аңлап бетермәдек. Шулай ук “Кайнар хит” хит-парадында тавыш бирүне мин объектив дип санамыйм.

     Мәсәлән, мин бервакытта да беркем белмәгән, бернинди таланты булмаган кемгәдер, «кемгәдер», чөнки мин аны җырчы дип әйтә алмыйм, шул кадәр күп объектив тавыш киләдер дип тә уйламыйм. Мин монда беркемне дә гаепләмим. Бу очракта мин «Болгар радиосы»н да гаепләмим. Әмма дә ләкин объектив тавыш бирү формасы турында уйларга кирәк.

     Ә инде кабат Беренче каналга кайтсак, менә бит алар хәзер тикшерү үткәрәләр — тикшерү нәтиҗәләрен күрик. Бу өлкәдә объективлыкка ирешу авырдыр, ләкин бу бик актуаль проблема булып кала бирә», диде Ваһапов фонды рәисе, продюсер Рифат әфәнде.
Фото: Салават Камалетдинов
http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев