Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Рифат Фәттахов Салават һәм Элвин Грей турында: Революционерлар бер-берсен яратмый

Казанда татар җыры сәнгатенә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үтте.

 Продюсер Рифат Фәттахов Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грей арасындагы низагның сәбәпләрен аңлатты. Бу хактагы фикерләрен ул татар җыры сәнгатенә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядәге чыгышында әйтте.

«Безнең эстрадада шау-шу күтәргән бер мәсьәлә — Салават белән Элвин Грей арасындагы конфликтның яңадан кабынып китүе. Салават аңа „Так нельзя петь“ дигән иде. Күптән түгел „Надо мозги включать“ дигән. Элвин Грей бик эмоциональ җавап бирде. Аны өлкәннәрне хөрмәт итмәүдә дә гаепләделәр», — диде ул.

Рифат Фәттахов Салават Фәтхетдиновтан Рәшит Ваһапов турында бигүк матур булмаган сүзләр ишетүе турында да әйтте.

«Рәшит Ваһапов татар җыр сәнгатен югары профессиональ дәрәҗәгә күтәргән шәхес. Ул татар эстрадасында тарихи борылыш ясады. Ул — революционер», — диде ул.

«Сиксәненче-туксанынчы елларда Салават татар эстрадасына килеп, Ваһапов, Шакиров, Бигичев кебек титаннар салган юлны үзешчәнлеккә таба борып җибәрде. Бу да революция. Элвин Грей бөтенләй башка формация җырчысы. Ул татар-башкорт эстрадасында революция ясады», — дип дәвам итте ул.

«Ягъни, Рәшит Ваһапов, Салават Фәтхетдинов һәм Элвин Грейны берләштергән төшенчә — революция. Алар — революционерлар. Бер галим „Революционерлар бер-берсен күрәлмиләр“, дигән. Салават белән Элвин Грей арасындагы низагның фәнни-фәлсәфи, социаль нигезе менә шунда», дип нәтиҗә ясады Рәшит Ваһапов иҗатын пропагандалаучы продюсер.

  • Татарстан Фәннәр академиясендә «Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале һәм татар җыр сәнгате: тарих баскычлары, бүгенге торышы һәм үсеш юллары» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Конференция программасына 29 чыгыш кертелгән иде. Чыгышлар җыентык булып басылачак.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев