Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Салават һәм Сладковский Кышкы универсиада утын Казан урамы буйлап йөртәчәк

Студентлар уеннары уты эстафетасының Казан этабы 10 ноябрьдә 10.30 сәгатьтә Игенчеләр сарае янында башлана.

XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада-2019 утын Казан урамнары буйлап 25 факел йөртүче алып барачак. Бу турыда “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Факел йөртүчеләр арасында ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР Дәүләт симфоник оркестры баш дирижеры Александр Сладковский һәм ТР Халык артисты, җырчы Салават Фәтхетдинов булачак.

Тантаналы йөреш 10 ноябрьдә 10.30 сәгатьтә Игенчеләр сарае янында башлана. Ут эстафетасы маршруты Казанның истәлекле урыннары яныннан узачак.

Универсиада уты эстафетасының Казан этабы 11.50 сәгатьтә Казан федераль университетының төп корпусы янында ут касәсен кабызу белән тәмамланачак.

Аннары Студентлар уеннары эстафетасы Екатеринбургка китә.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев