Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Татар эстрадасы артистлары бер оешмага берләшергә тели

“Бу оешма дәүләт статусын алырга тиеш”, - дип саный ИлСаф.

Татар эстрадасы артистлары үзара берләшеп бер оешма төзергә тели. Бу хакта җырчылар бүген “Татар-информ”ның махсус проекты – “Эстрада артистларына берләшергә кирәкме?” дигән түгәрәк өстәл форматындагы сөйләшүдә фикер алышты.

“Безгә артистлар белән җыелышсак, күп проблемаларны чишү мөмкинлеге туар иде. Язучыларның, рәссамнарның үз берлекләре бар. Төзеләчәк оешма артистларны тикшерүче орган түгел, киресенчә, күп мәсьәләләрне чишү өчен ярдәм итсен иде”, - диде Ришат Төхвәтуллин.

Җырчы ИлСаф әлеге оешма дәүләт статусын алырга тиеш дип саный.

“Берләшү кирәк. Әмма ул дәүләт статусы алмаса, аның мәгънәсе булмас. Болай үзара без барыбыз да дуслар, берләшкән инде. Әмма глобальрәк мәсьәләләрне чишәргә теләсәк, аны тиешле кешегә җиткерү дә кирәк. Дәүләт органы булмаса, әллә ни куптарып булмас. Шулай да кечкенәдән башларга кирәк”, - диде Татарстанның халык артисты ИлСаф.

“Татар-информ”дагы түгәрәк өстәлдә ИлСаф, Зәйнәп Фәрхетдинова, Фирдүс Тямаев,Ришат Төхвәтуллин, Ризат Рамазанов, Ильвина, Лилия Хәйруллина катнашты.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев