XIX Халыкара “Татар җыры” эстрада фестиваленең "Елның иң популяр җырчысы" номинациясе иясе билгеле булды.
Иң популяр җырчы дип Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей исеме белән танылган Радик Юльякшин табылды.
"Бу – безнең уртак бүләк. Татарстан һәм Башкортстан халкы, сезгә зур рәхмәт",- диде Юльякшин.
Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка олы кунаклар тамаша кылды.
Быел “Татар җыры” фестивалендә 26 номинант.
Фото: архив tatar-inform


Нет комментариев