Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Алсу Әбелханованың 20 еллык сәхнә бәйрәменә якын дусты Фирдүс Тямаев килгәнме? [фото, видео]

“Пар алкалар”, “Җыр бүләк итәм”, “Мәхәббәтнең соңгы төне” кебек хит җырлары белән танылган Алсу Әбелханова бүген “Пирамида” концертлар залында концерт куйды. “20 ел бергә”дип аталган тамашачысында ул тугры дуслары – тамашачысына мәхәббәт аңлатты.

Концертта Алсу үзенең яңа җырларын да, популяр хитларын дә башкарды. Зәвыклы, затлы күлмәкләр, көтелмәгән кунаклар, якташлар, дуслар тәбрикләве – Алсу Әбелханованың иҗади кичендә болар барысы да булды. Тамашаны Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә карады.

‌Алсу белән бер сәхнәдә Мәскәү кунагы Ринат Сафин, Татарстанның халык артисты Равил Харисов, бертуганы Мәрьям, эстрада йолдызлары – Артур-Марат дуэты, Резеда Шәрәфиева һ.б. чыгыш ясады.

‌Һәр кунакка Алсудан яңа альбомы бүләк итеп бирелде.

Шагыйрь Рәмис Әймәт җырчыга багышлап шигырь укыды. “Алсу минем якташым буларак та якын. Иртән торып аңа шигырь яздым”, – диде ул. Алсу исә : “Төне буе йоклый алмагансың”,- дип шаяртты. Шагыйрьнең шигырендә Алсу Әбелханованың җыр исемнәре кергән иде.

Концертта җырчы Фирдүс Тямаев күренмәде. Югыйсә, ул берничә көн алдан Алсу Әбелханованың иҗат кичәсен буласын язып, Инстаграмга фотолар элгән иде. Тямаев гастрольләр белән чыгып киткән булгандыр.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X