Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Винарис Илъегет: “Әнием бик авыр хәлдә. Яман чир белән көрәшәбез”

Винарис Илъегетнең әнисе авыр хәлдә икәнлеге ишетелгәч, бу хакта Винарисның үзеннән белешергә булдык.

“Әйе. Хәзерге вакытта минем әнием бик авыр хәлдә. Яман чир белән көрәшәбез, кыен чоры. Мин аны ялгызын гына калдыра алмыйм. Бөтен вакытымны яраткан әнием белән үткәрәм”, дип сөйләде Tatar todayга Винарис.

Шуңа күрә концертлар белән йөрүне дә киметергә җыена ул. “Чакырган җирләргә барам, әмма үзем вакытлыча концертлар оештырмыйм, ләкин безнең әле “Йолдызлы хид-парад” концерты белән март аенда Себер якларына, апрельда Башкортстанга чыгасы бар. Ләйсән Мәхмутова белән сольный концертлар да планлаштырылган”, дип уртаклашты ул.

Ким дигәндә ярты елдан яңа сулыш, яңа көч белән сәхнәгә кабат чыгарга уйлый Винарис. Үз көченә ышана, чөнки мондый хәл Винарис иҗатында беренче мәртәбә түгел.

Моннан берничә ел элек ул сәхнәдә “Юанша”, “Онытма” дип исемләнгән беренче җырлары белән күренә башлый, әмма гайбәтләр аркасында сәхнәдән китәргә, дигән карарга килә.

“Хәзер менә 2 ел инде мин яңадан бу юнәлештә эшлим, татар эстрадасында яңадан күтәреләм. Мине хәзер беләләр, чыгышлар ясарга чакыралар. Ләкин бераз тукталып торасым килә. Сәхнәдән китәм, дип әйтмим, үземә ял бирәсем, ныклап киләсе сезонга әзерләнәсем килә. Үземнең дә сәламәтлегем борчый, аякларым авырта. Умыртка баганасындагы бүсерем аркасында аякларга көч килде. Үземне дә яхшы хәлгә китерергә иде. Киләчәктә яңа репертуар, җырлар туплап, костюмнар тектереп, өр-яңа амплуада, тулысынча үзгәреп чыгышлар ясарга уйлыйм”, дип сөйләде ул.

Ә бит сәхнәдән башка тора алмаганын Винарис Илъегет кечкенә чагында ук аңлый. Башта биюче булырга хыялланып, хореография студиясендә шөгыльләнсә, аннан җыр белән кызыксынып, 6 ел хорда җырлый.

“Дөресен әйткәндә, мин барысын да үземнең әнием өчен эшлим. Аны күңеле минем өчен тыныч булсын, минем белән горурлансын өчен. Барлык әниләрнең дә теләге шулдыр инде. Әлбәттә, беренче урында әнием булса, икенчедә яраткан тамашычым”, диде ул безгә.

Винарсның хәзергесе көндә яңа проекты бар. Ул Казан үзәгендә урнашкан 300 кешелек “Шутка-бар” концерт залын үстерә. Анда рок-концертлар, татарча кичәләр оештырырга җыена.

Сүз уңаеннан, 8 февральда Винарисны нәкъ шул “Шутка-бар” банкет залында күреп булачак. Анда Хәмдүнә Тимергалиева һәм аның шәкертләре: Винарис Илъегет, Илназ Минвәлиев һәм Илһам Шәриф катнашында “Йолдазлы кичә” узачак.

Биредә өстәл артында утырыга һәм бию мәйданчыгына билетлар алып була.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8(987)2251770, 2251770

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев