Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

XIX халыкара "Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре ИСЕМЛЕК

Фестиваль лауреатлары 26 номинациядә бүләкләнде.

Казанда “Пирамида” концертлар залында XIX Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале тәмамланды. Быел артистлар барлыгы 26 номинациядә бүләкләнде. Аларга "Алтын Барс" сыны тапшырылды.

Быел XIX Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале "Тагын бер адым" исемен йөртә. "Фестивалебез 20 еллык юбилее алдыннан “Тагын бер адым” исемен йөртә. Бу исем ниндидер яңа үрләргә, яңа исемнәргә тагын бер адым булып тора”, дигән иде “Барс-Медиа” татар медиа группасы башкарма директоры Динә Гәрәева фестивальгә багышланган пресс-конференциядә.

“Барс-Медиа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан оештырыла торган фестиваль татар эстрадасы җырчыларының иҗатына еллык нәтиҗә. Җырчыларның уңышларын бәяләп, аларга “Алтын Барс” премиясе тапшырыла.

Быелгы “Татар җыры”ның режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Максим Скалозубов. Сценарий авторлары – Татарстанның атказанган артисты, фестивальнең алып баручысы Гөлназ Сәфәрова һәм “Татар радио”сының алып баручысы Рамил Шәрәфиев.

Матбугат конференциясендә Гөлназ Сәфәрова: "Быел фестивальне сез бер дә уйламаган кешеләр алып барачак", дигән иде. Фестивальнең алып баручылары - традицион тандем: Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыров. Аларга җырчы Рифат Зарипов һәм  алып баручыРамил Шәрәпов кушылды.

Быел “Татар җыры” фестивалендә 26 номинация. "Татар җыры"-2018 фестиваленең быелгы лауреатлары һәм алар башкарган җырлар:

1. "Иң яхшы автор-башкаручы" – Зөфәр Хәйретдинов, "Яшьлегем".
2. "Халыкчан җырчы" – Раяз Фасыйхов, "Өлешемә тигән көмешем".
3. "Иң яхшы дуэт" – Артур-Марат, "Калдыр сөю".
4. "Яшьләр проекты" – Ландыш Нигъмәтҗанова, "Юк инде".
5. "Яңа исем" – Миндияр Шәймәрдәнов, "Синең карашларың".
6. "Алтын тавыш" – Филүс Каһиров, "Син дип яшим бу җирдә".
7. "Универсаль артист" – Данир Сабиров, "Татлы гөлем".
8. "Хит-парадлар лидеры" – дид-жей Радик һәм Айрат Сафин, "Ике йөрәк".
9. "Үзенчәлекле проект" – Хәким, "Ялгыз аккош".
10. "Елның иң популяр җырчысы" – Элвин Грей, "Гомерләр үтә".
11. "Иң яхшы лирик җыр" – Айгөл Рәхимова, "Менә тагын карлар ява".
12. "Тамашачы мәхәббәте" – Рамил Галимҗанов, "Түзмичә булмый".
13. "Хит-парадлар лидеры" – Иркә, "Икебезгә бер яна утыбыз".
14. "Үзенчәлекле моң" – Нәфкать Нигъмәтуллин, "Югалттым".
15. "ТМТV каналының махсус бүләге" – Рифат Зарипов, "Сине күреп".
16. "Елның иң популяр җыры" – Азат Фазлыев, "Ярат кына".
17. "Кабатланмас тавыш" – Эльмира Кәлимуллина, "Мин сине Ходайдан сорадым".
18. "Иң яхшы видеоклип" – Азалия Зиннәт, "Җаныкаем".
19. "Елның иң романтик җырчысы" – Әнвәр Нургалиев, "Соң дисең микән?".
20. "Татар радиосының махсус бүләге" – Хәмдүнә Тимергалиева.
21. "Иң яхшы дуэт" – Ризат һәм Зинирә Рамазановлар.
22. "Тамашачы мәхәббәте" – Эльмира Сөләйманова.
23. "Халыкчан җырчы" – Зәйнәб Фәрхетдинова, "Ялгыз түгелмен лә".
24. "Халык мәхәббәте" – Гүзәл Уразова, "Нигә генә?"
25. Ришат Төхвәтуллин "Сагынам" – номинациясез.
26. "Халык мәхәббәте" – Айдар Галимов, "Адашмам юлларымда".

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X