Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Зәйнәб – Зөфәр: «Конфликт исчерпан!»

Элвин Грей һәм Гүзәл Уразованың «Конфликт исчерпан!» дигән сүзләре интернет мемга әйләнде. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова бүген үзенең инстаграмдагы битендә тормыш иптәше Зөфәр Билалов белән янәшә төшкән фотосын элде. Фото астында болай диелгән: «Конфликт исчерпан!».

Ир белән хатын арасында нинди генә низаг булмас. Әмма бу юлы эш анда түгел. Аңлашыла инде, Зәйнәб апа моны шаярып элгән. Комментарийларга күз салсак, күпләргә бу троллинг бик ошаган. Раяз Фасихов, Нурзадә, Алинә Шәрипҗанова егылып көлгән смайликлар куйганнар.

Әмма һәрвакытта да шаяруны аңламаучылар табыла. Пост астындагы язуларда Зәйнәб Фәрхетдиновага теләктәшлек белдерүчеләр, аны юатучылар да бар. “Мин сизендем, сорарга кыен булды, без сезне гел бергә күреп өйрәнгәч. Ә сез соңгы вакытта үзегез генә булдыгыз”, - дип шатлана бер тамашачы “конфликт исчерпан” булганга.

Фото: скриншот инсатаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев