Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер

Хуш, Америка!

Илдәге хәлләр хөртилә­неп, киләчәккә өметләр ки­селә төшкән бер мәлдә халыкның, яхшырак тормыш эзләп, чит тарафларга омтыла башлавы аңлашыла, әлбәттә. Юк-юк, сүзем Россия турында түгел әле.

Күптәннән – Европа бер­легеннән чыгарга талпынышлар ясый башлаганчы ук, Англия үз илен ташлап ки­тәргә ниятләүче яшь­ләре саны ягын­нан дөньяда беренче урында тора иде. Инде 2000 елларда ук яшь инг­лиз­ләр арасыннан 40 процен­тының АКШ, Канада, Австралия, Яңа Зеландия кебек ил­ләргә китү ягын каерганлыгын беләм. Ул чагында ук туып үскән илләрендә яхшыга өмет­лә­неп булмый иде чөн­ки. Хә­зер инде бу күр­сәткеч 50  проценттан ук артып кит­кән.


Испаниядә дә шундый ук хәл. Биредәге эшсез яшь­ләр­нең яртысы ашыгыч төстә инглиз, француз, немец теллә­рен өйрәнү белән мәшгуль – үзләренең илендә эш юк һәм күренми дә. Португалия, Греция, Италия, Балкан дәүләт­ләре яшьләренең хәле дә мак­танырлык түгел... Ф.Ол­ландның, Франция  президенты кәнәфиенә утыргач, иң әүвәл байлар өчен 75 процентлы салым керткәнлеген хәтерлисездер. Илнең барлык миллионер-миллиар­де­ры, французлар җилкәсендә утыручы биш миллион га­рәпне һәм Африка негрларын бушлай ашатып ятарга хәлем юк әле, дигәнрәк уй белән шундук күрше Бель­гиягә тайды бит. Хәтта бөтен дөньяга атаклы актер Ж.Депардье да үзенең бөтен бизнесын Франция чигендәге бер Бельгия авылына күче­реп, Путин кулыннан Россия паспорты алу өчен Мәскәүгә “очты”. Шуннан Саранскига тыныч кына килеп урнашты. Бае-хәерчесе өчен салым күләме бертигез – 13 процент булган илдә бушлай фатирда яшәп ята ул хә­зер...


Ә иң гаҗәпләндергәне: Трампның әле кайчан гына идарә итә башлавына кара­мас­тан, АКШта үз илен  мәң­гегә ташлап китеп, беркайчан да кире кайтырга  телә­мәү­че­ләрнең 17 процентка җитүе. Америкада  эшкә сәләтле һәр биш кешенең берсе әнә шундый кәеф белән йөрсен әле!.. Асылда болар – елдан-ел фә­кыйрьләнә баручы урта сыйныф вәкилләре. Хәер, пре­зидент кәнәфиендә Буш, аннан Обама утырганда да бай яшәмәде алар, хәзер исә – Трамп чорында эшләре бө­тенләй дә хөртиләнде.


Интернет белән таныш булган һәммәбезнең почта “тартмасы”нда “спам” дигән “чүп савыты” бүлеге бар. Жуликлар һәм алдакчыларның “Отышка чыккан призыгызны алып китегез!” дигәнрәк хатларын, юк-бар реклама һәм кирәкмәс башка әй­бер­ләрне “ыргыту” өчен кирәк ул. Минем почтага да инде менә 15 ел буе диярлек Америкага күченүгә ярдәм итү буенча ниндидер бер “агентлык” (дөресен генә әйткәндә, аферистлар шайкасы) чакыру хатларын бер-бер артлы җи­бәреп тора һәм мин аларны шул “чүп савыты”на олактыра торам. АКШ Хөкүмәте ел саен “гринкарта” (яшәүгә рөхсәт) алу буенча лотерея уйната (компьютер Хөкүмәт сайтында калдырылган гаризаларны  очраклы гына сайлап ала).  Шулай итеп, һәр ел саен 50 мең кешегә бу илгә кереп яшәүгә рөхсәт бирелә.


Илчелек сайтында, анкеталар рәсмиләштерү буенча төрле “агентлык”лар законсыз эшли: аларның АКШ Хөкүмәтенә дә, илчелек яки консуллыкка да бернинди дә мөнәсәбәте юк, дип ки­сә­тел­гән. Шуңа да карамастан, инде әйтеп үткәнемчә, 15 еллап вакыт дәвамында атнасына ике-өч тапкыр: “Вахит! Сезне Америка визасы көтә! Бел­геч­лә­ребез үзегезгә ки­рәк­ле виза төрен сайлап алып, бөтен иммиграция чорында сезгә булышып торачак.   USAFIS оешмасы АКШка күченүгә ярдәм итү буенча 17 еллык эш тәҗ­рибәсенә ия. Белгечләребезгә үзегезне дөрес юлга чыгарырга рөхсәт итегез! Америкада яшәү хыялыннан баш тартмагыз!” – дигәнрәк купшы сүз­ләрдән торган хатлар яудырып торалар миңа.


2000 нче елларда “анкетаны дөрес тутырып биргән өчен” бер кешедән 120 доллар сорасалар, вакытлар узу белән, Америкага китәргә хыялланучылар кими төшү сә­бәпле, 80 долларга калдырылды бу. Хәзер инде әлеге хезмәт күрсәтүнең бәһасе  – нибары 15 доллар, Канадага исә бө­тенләй дә 10 доллар гына сорыйлар. Америка тарафларына агылучы кеше “ташкыны” саега, шуңа шулай.


Ә аларның мәгълүматлар базасына кереп калуымның тарихы болайрак. Моннан 15 еллап элегрәк бер танышым үзенә анкета тутырырга яр­дәм итүемне сораган иде. Компьютеры да, интернеты да юк, инглизчә укый-яза да белми чөнки. Анкетаны биш минут эчендә тутырып җи­бәргәч: “Әй, Костя! Туып үскән шә­һә­рең, республика, илеңдә бер­нигә ирешә алмаган икән­сең, башка җирдә нәрсәгәдер ире­шү юк та юк инде ул”, – дип тегенең нерв күзәнәк­лә­ренә тиеп алганлыгымны бүгенге­дәй хәтерлим.


Дустым лотерея отмады, Казанда калды. Соңгы тапкыр күрешкәндә: “Америкага кү­ченү планнары ничегрәк соң?” – дигән булам. “Кирәк икән, үзең олак шул Аме­ри­каңа!”  – дип дусларча гына мине “мыскыл” итеп алды ул. “Юк-юк, мин әйтәм, анда булганым бар, бүтән бармыйм!..”

Фото: https://pixabay.com | skeeze

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев