Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер

Әни өйрәнергә кушты!

Ольга белән Настя – икесе дә урыс милләтеннән, әм­ма бер-берсе белән татарча да аралаша алалар. Татар теле 70кә җитеп ки­лү­че Наталья, Людмила ханымнарга да кирәк. Соң­гы вакытта туган телен белмәгән татарларда да ана телен белү те­ләге уяна башлаган. Газетабыз хә­бәрчесе КФУның Фи­ло­логия һәм мәдә­ният­ара баг­ланышлар институтын­да уза торган татар теле курсларында булып кайтты.

Татарча сөйләшергә базарга бара?

Сентябрь аенда әлеге уку йортында янә түләүсез курслар башланды. Оештыручылар әйтүенчә, быел анда 700дән артык кеше язылган. “Татар теле белән кызыксы­нучыларның саны кимеми, ел эчендә электрон теркәлү узган кешеләр аларның башланганын көтеп ала”, – дип әйтәләр КФУда.


Курсларга йөрүчеләр татар телен атнага ике тапкыр икешәр сәгать өйрәнә. Кичке алтыда башланган укулар сигезгә кадәр сузыла. Без мөгаллимә Кадрия Фәтхул­лова дәресендә булдык. Монда кагыйдә ятлап сөйләү дигән нәрсә юк. Иң мөһиме – тел өйрәнүчеләрнең бер-берсе белән аралашырга тырышуы, куелган сорауларга читен­сен­мичә җавап бирер­гә омтылуы, парлап диалог­лар сөйләве, аудитория каршында чыгыш ясавы. Дәрес бик җанлы уза, шаяртып та алалар, шуңа күрә дә тел өйрәнүчеләрнең кәефе кү­тәренке. Кадрия ханым исә кушымчаларны дөресләп җибәрә, сүзләрне үз урыннарына “куярга” ярдәм итә. Дәреснең темасы кибет турында иде.


– Хәзер кибеттә татарча сөйләшәсезме инде? – дип сорыйм дәрестә катнашучылардан. Диана исемле туташ сатып алучылар белән татарча аралаша башлаган инде. Башкалар үзләрен телне камил өйрәнгәч кенә сынап карарга җыена. “Татар телен өйрәнә башлаган чит ил студентлары башта кибеткә бара. Анда: “Ипи, сөт ничә сум?” – дип сорый. Әмма татарча җавап бирүче булмый. Шуннан соң аралашыр өчен базарга, әбиләр янына китәләр. Шулай итеп, татарча сөйлә­шергә мохит табалар. Чит ил студентлары метрода яңгы­раган: “Сак булыгыз, ишек­ләр ябыла. Киләсе тукталыш – Тукай мәй­даны станциясе”, – дигән сүз­ләрне дә бик тиз исләрендә калдыралар һәм хатасыз әйтә беләләр, чөнки көн саен иртә-кич аларны ишетеп торалар”, – ди Кадрия ханым, елмаеп.

“Намусым уянды”

Миңа татар теле ки­рәк­ми дип, тыныч кына яшәүче­ләр­не көннәрдән бер көнне намусы борчый башлый икән. Андыйлар курсларга язылучылар арасында да шактый. Эльмира ханымның күңел кылларын тибрәтү өчен, бер финның аларның гаиләсенә кунакка килүе дә җиткән. “Финляндиядән кил­гән кунагыбыз әти-әни­ем белән рә­хәтләнеп татарча сөйләште, ә мин берни әйтә алмыйча сүзсез утырдым. Бик оят булды шул чакта. Курсларга языл­дым. Быел икенче мәр­тәбә килдем инде. Тырыш­саң, бар нәр­сәгә дә ирешергә була бит”, – ди Эльмира ханым. Ул курс­лардан бик канәгать булуы турында да әйтте. Казахстанда туып үс­кән, ә бүген Казанда яшәүче Надия Сме­лованың мәрхүм әти-әнисе татарча белгән. Әмма алар кызлары белән урысча сөй­ләшкәннәр. Шуңа күрә татарчаны үзенә өй­рәнергә туры килә. КФУда белем алучы Ассельгә дә татар телен белмәве өчен оят. “Намусым уянды” – ди ул, хисләрен яшер­мичә. Краснодар краеннан укырга килгән. Гаилә­сендә шул ук хәл кабатланган. Әти-әниләре үзара татарча сөйләшсә дә, балалары белән аралашмаганнар. Хәзер менә әнисе: “Кызым, татарча өйрән! Гаиләңдә кирәк булачак. Балаларың туган теленнән мәхрүм калмасын”, – ди икән. Алия ханым да балаларының “туган телсез” булуына борчыла. Дөрес, ул үзе дә ана телен камил белми әле. “Балалар татарча белмәгәч, бик читен икән. Үзем яхшылап өйрән­гәч, аларда да кызыксыну уята алырмын дип ышанам. Мәчеткә баргач, гел татарча сөйләшәм”, – ди ул.

Инглизчә беләм, татарча юк

Хокук белгече Маратның эшендә татар теле кирәкми. Әмма туган телен улына өйрәтү өчен өйрәнә. КФУ студенты Альбина исә урысча да, инглизчә дә яхшы сөй­ләшә, тик татарчаны ипи-тозлык кына белә. Туганнары белән иркенләп татарча аралашасы килә аның.


– Мин татар телен, мәк­тәптә укысам да, яхшы белмим. Инглиз телен өйрәнеп, туган телемә вакыт тимәде. Әби-бабам белән татарча аралашырга телим. Туган телне белмәү – хурлык, – дип фикерләрен җиткерде Ди­ләрә.


Инглизчәне белгән Дмит­рийның татарчаны да су уры­нына эчәчәгенә шиге юк. “Быел Камал театрында спектакль карагач, фикерем үз­гәрде. Артистлар аны искиткеч итеп уйнады. Татар теле курсларына язылырга да шул мәҗбүр итте, – ди Дмитрий. – Татар дусларым бар минем. Тик татар телен начар беләләр. Киләсе елда бу курсларга аларны да чакырырга уйлыйм”.

Яшь барган саен күбрәк уйланасың

Ышаныргамы, юкмы? Татарча яхшы белгән Фәридә ханым, балалары белән урысча сөйләшеп, татарчасын оны­та язган. Урысча аңла­мыйм бит дип, хәйләли бел­мәгән. Хәзер аңа туган телен камилләштерергә туры килә. Дәресләрдә үткәннәр­не исе­нә төшерүенә шатланып утыра, беренчеләрдән булып һәр темага чыгыш ясый.


78 яшьлек Марсель Шә­күров – унөченче буын татар зыялысы. Өстәвенә бабалары мулла булган. Чит төбәктә яшәгәндә, татар телен өйрә­нергә мөмкинлеге булмаган. Берничә ел элек Казанга кү­ченеп кайткан. “Мин туган телемне өйрәнергә дип Казанга кайттым. Ә анда татарча сөйләшмиләр. Миңа бик сәер тоелды бу. Соңгы ва­кытта вәзгыять бераз үзгәр­де. Урамда татарча сөйлә­шүчеләр ишетелә башлады. Үзем дә әкренләп өйрәнәм. Икенче ел инде университеттагы курсларга йөрим, яңа кешеләр белән танышам. Татарча тапшырулар да карыйм”, – ди Марсель ага.


Урысларга нигә кирәк?

Ольга – инглиз теле укытучысы. Мәктәптә татарча бел­гән хезмәттәшләре белән татарча аралашырга вакыты юк. Дус кызы Настя да татар те­лен өйрәнә. Укытучы әйтү­енчә, татар телен ул дус кызы белән аралашырга дип үз­ләш­терә. Бер-берсе белән ара­­лашу мохите булганда, тәҗ­рибә туплау җиңелрәк булачак.


70 яшьлек Наталья Казанцева моңа кадәр бер дәресне дә калдырмаган, әмма бу юлы авырып киткән. Кадрия ханым аның турында үзе әйтеп бирде: “Ул да курсларга икенче ел рәттән йөри. Былтыр беренче дәрәҗәне үтсә, быел менә икенче дәрәҗә төркеменә язылган. Шундый тырыш, игътибарлы, барлык би­рем­нәрне бик төгәл итеп дәф­тәренә язып бара. Кемдер сөйләмендә хата җибәрсә, шунда ук төзәтеп куя. Дә­рестә минем ярдәм­чем ул”. Лаеклы ялдагы Людмила Найденова да курсларга икенче ел йөри. Белгечлеге буенча – социолог. “Татар дусларым белән татарча яхшы итеп аралашасым килә. Татар халкы тарихы белән кызыксынам. Татарстандагы ике дәү­ләт телен дә белү кирәк. Мәк­тәптә дә татарчаны мәҗбүри укытуга каршы түгел. Күп телләр белүнең бернинди зыяны да юк”, – ди Людмила ханым.


Татар телен өйрәнергә сәбәпләр бер генә төрле түгел. Кичен, эштән соң белем тупларга дип, халык ашыга-ашыга университетка килә икән, димәк, татар теле аларга бик кирәк. Бүген мәктәптә өйрәнмәү­нең ачысын кемгәдер шундый ук хисләр белән киче­рергә туры килмәгәе. Тик барысына да яши-яши өй­рәнәбез шул.

Фото: www.pixabay.com | Komsomolec

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев