Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Лесхозда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Габдрахмановка медаль тапшырылды [+фоторепортаж]

Лесхозда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Габдрахманов районыбыздагы озын гомерлелек күрсәткече белән сирәк булган ир-атларның берсе.

13 ноябрьдә сугыш һәм хезмәт ветераны 95 яшен каршылады. Дәһшәтле сугыш елларын, утны-суны кичеп, Сталинград, Белоруссияне азат итүдә катнашкан ветеран Бөек Җиңүнең 70 еллыгын күрү белән үзен бик бәхетле саный. Сугыш тәмамланганга күп еллар үтсә дә, утлы еллар хакындагы ачы хатирәләр аның күңелендә генә түгел, тәнендә дә саклана. Гәүдәсен һаман да немец ядрәсе кыйпылчыклары әрнетә аның. «Сугыш чорында ачлы-туклы көе күпме авырлыклар күреп тә, шушы гомерне яши алуыма аптырыйм. Ходай язганнан узып булмый», - ди Мансур абый.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев