Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Бала фамилиясен үзгәртәсе булса

Бала исемгә, атасының исеменә һәм фамилиягә хокуклы.

Бала үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау хокукына ия, моны Гаилә кодексы һәм башка хокукый актлар ачык билгели. Баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау ата-аналар (аларны алмаштыручы затлар) тарафыннан, ә әлеге Кодекста каралган очракларда опека һәм попечительлек органы, прокурор һәм суд тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Бала исемгә, атасының исеменә һәм фамилиягә хокуклы. Баланың исемен, шулай ук фамилиясен ата-анасының уртак үтенече белән ата яки ана фамилиясенә үзгәртү бала 14 яшькә җиткәнче, опека һәм попечительлек органнары рөхсәте белән генә мөмкин. Законда исем-фамилияне үзгәртүнең бала мәнфәгатьләрен күздә тотып гамәлгә ашырылуы әйтелә. Балигъ булмаган балага 14 яшь тулгач, аның исемен алыштыру мәсьәләсе үзенең шәхси гаризасы нигезендә хәл ителә. Аерым алганда, гражданлык актлары турындагы законның 58нче маддәсе нигезендә балигълык яшенә җитмәгән кешенең исемен алыштыру мәсьәләсе ата-ананың, попечительнең, уллыкка алучының ризалыгы булганда, ә мондый ризалык булмаганда, бала балигъ булу яшенә җиткәнче ук хокукый сәләтле дип танылган очраклардан тыш, суд карары нигезендә хәл ителә. Исемне алыштыру яшәү урынындагы ЗАГС органында яки исемен үзгәртергә теләүченең туган елы дәүләти теркәлгән урында үткәрелә.

Ундүрт яше тулмаган баланың фамилиясен ата яки ана фамилиясенә үзгәртү яки аның исемен алыштыру өчен мәҗбүри шарт булып ата-ананың икесенең дә уртак гаризасы һәм опека-попечительлек органнары ризалыгы санала. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Э.Фәйзетдинова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев