БУРЫЧЛАРЫ КАЙТАРЫЛДЫ
ТР Саба районы прокуратурасы инициативасы белән 14 сентябрьдә эшче төркем утырышы үткәрелгән иде.
Район оешма-предприятиеләренең салымнарны һәм бюджеттан тыш дәүләт фондларына кертемнәрне үзвакытында күчерүләре мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Саба муниципаль районы башкарма комитеты, районара салым инспекциясе, РФ пенсия фондының ТРның Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе, социаль иминиятләштерү фонды, суд приставлары хезмәтенең Саба районы бүлеге вәкилләре катнашты.
Эшче төркем утырышында салым һәм бюджеттан тыш дәүләт фондларына 50 мең сумнан артык бурычлары булган 22 оешма җитәкчесе һәм баш бухгалтерлары чакырылган иде. Утырышта әлеге бурычларның килеп чыгу сәбәпләренә ачыклык кертелде, җитәкчеләр агымдагы елның 1 октябренә кадәр аларны түләп бетергән очракта күреләчәк чаралар турында искәртелде.
Әйтик, киңәшмә үткәрелү вакытына әлеге 22 оешма-предприятиенең салым түләүләре буенча бурычлары - 21679,1 мең сум, федераль бюджетка - 295,6 мең сум, республика бюджетына - 792,8 мең сум, җирле бюджетка физик затлар кеременә салым буенча 20590,7 мең сум тәшкил итә иде.
Эшче төркем утырышыннан соң салым түләүчеләр тарафыннан барлык төр бюджетларга барысы 12987,2 мең сум акча күчерелде. Шул исәптән федераль бюджетка - 161 мең сум, республика бюджетына - 773,5 мең сум, җирле бюджетка - 12052,7 мең сум (физик затлар кеременә салым - 12043,1 мең сум, җир салымы - 9,6 мең сум) акча күчте.
2012 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча бюджеттан тыш Дәүләт фондларына иминиятләштерү кертемнәре буенча бурычларны түләп бетерү хисабына, эшче төркемнең утырыш нәтиҗәләре буенча әйтелгән оешмалар тарафыннан РФ Пенсия фондына 17155,5 мең, Социаль иминиятләштерү фондына 1055,1 мең сум акча күчерелде.
Районның салым түләүләре һәм иминиятләштерү кертемнәре буенча бурычларын түләмәгән 12 оешма-предприятие җитәкчеләре исеменә закон таләпләрен бозарга ярамаганлыгы турында прокурор искәртүе бирелде. Закон таләпләре үтәлмәгән очракта, оешма җитәкчеләре административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 17.7нче маддәсе нигезендә административ җавапка тартылачаклары турында кисәтелделәр.
Р.Сәлахов,
район прокуроры,
юстиция киңәшчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев