Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Машинадан үч алган

Кайсы гына җинаятьне алсак та, барысы да диярлек исерткеч эчемлек кулланганнан соң кылына.

Аракы эчеп исергәч, кеше үзенең гамәлләренә бәя бирә алмый башлый. Яшь кенә башыннан спиртлы эчемлекләр белән дуслашуы Туктар авылында яшәүче Р.Исхаковны да суд юлында йөрергә мәҗбүр итте. Егет узган елның октябрендә төнге сәгать бердә Килдебәк - Арташ юлында үзенең йөгәнсезлеген күрсәтә: аек булмаган хәлдә И.нең "ВАЗ-21074" автомобиле ишеген ачмакчы була. Ишек йозакка бикләнгән булганлыктан, омтылышы барып чыкмый. Шуннан соң ярсыган Руслан чит милеккә зыян салу максаты белән машинаның өч ишеге тоткасын вата, бер көзгесен бәреп төшерә. Автомобиль кузгалып китә башлагач, аягы белән тибеп, аның сул як алгы канатын да яньчи. Зыян күрүче И. үзенә таныш булмаган егетнең кылган гамәлләре турында полициягә хәбәр итә.

Экспертиза автомобильне ремонтлау өчен 4636 сум 15 тиен акча кирәк булачагын ачыклады. Чит милеккә зур суммада зыян китергән Р.Исхаковка карата җинаять эше кузгатылды. Ул гаебен тулысынча танып, үзенә карата хөкем карарын суд тикшерүеннән башка гына чыгаруны сорады. Ә зыян күрүче исә гаепләнүчегә дәгъвасы юклыгын, аңа карата җинаять эшен туктатуны сорап гариза язган иде. Әгәр яклар үзара килешсә һәм китерелгән зыян тулысынча түләнсә, Җинаять-эш йөртү кодексының 25нче маддәсе нигезендә, чыннан да, авыр булмаган җинаять эшләүчегә карата ачылган җинаять эше туктатылырга да мөмкин. Әмма судта зыян күрүче язган гаризада 4636 сум күләмендәге зыянның тулысынча кайтарылганы турында белешмә һәм якларның килешүе турында дәлилләр юк дип табылды.

Әлеге шартларны исәпкә алып, суд Р.Исхаковны РФ Җинаять кодексының 167нче маддәсендә күрсәтелгән җинаятьне эшләүдә гаепле дип тапты һәм 5000 сум күләмендә штраф түләттерү турында карар чыгарды.

Р.Ахунов,

район прокуроры урынбасары.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев