Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Сабак алмасаң

Җинаяте өчен закон нигезендә иректән мәхрүм итү җәзасы каралган булып та, гаепләнүче җәмгыятьтән изоляцияләнми кала икән, суд аңа карата гуманлылык күрсәткән, төзәлүенә исәп тоткан дигән сүз.

Байлар Сабасында яшәүче С.Якупов та 2011 елның гыйнвар аенда үзенең элекке хатынына үтерү белән янаганы, кыйнаганы өчен җәзаны шартлы рәвештә генә ала, 1,6 ел сынау срогы белән иректә калдырыла. Суд тарафыннан аңа җинаять-җәза үтәтү инспекциясенә учетка басу, айга өч тапкыр килеп билгеләнеп китү йөкләмәсе бирелде. Уйлап карасаң, моның бернинди дә катлаулылыгы да юк, әмма С.Якупов шушы җиңел йөкләмәне дә үтәми башлады, эшкә дә урнашмады, шул сәбәпле өч тапкыр язмача кисәтү алды. Билгеле, мондый очракта төзәлергә тиешле кешегә ышаныч бетә. Нәтиҗәдә без С.Якуповка карата чыгарылган хөкем карарын үзгәртүне сорап, судка гариза кертергә мәҗбүр булдык. Шушы көннәрдә булган суд утырышында С.Якуповка карата билгеләнгән сынау срогын бер айга озайту турында карар чыгарылды һәм бер ай эчендә эшкә урнашу вазифасы да йөкләнде.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Р.Хәбибуллин,

Саба районындагы 37нче җинаять-җәза үтәтү инспекциясе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X