Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Сатып алганың ошамаса

Узган шимбәдә бер танышым зарланып торды: урамда сатып йөрүчеләрдән бензин пычкысы алган бу. Ике генә ай эшләгән дә, туктап калган. Шуннан бирле пычкыны кабыза алганы юк икән. "Газетага яз әле, арзанга кызыгып, урамнан пычкы-болгарка ише әйбер алмасыннар, зыян гына күрәчәкләр. Хәзер миңа беркем дә ярдәм итми",- ди бу борчуын йөзенә...

Танышым дөрес әйтә: бу очракта аны беркем дә яклый алмый. Кайберәүләр әле кибетләрдән, ягъни легаль юл белән товар алып та кайчак кыен хәлдә калалар яки алыштыру зарурлыгы туганда нишләргә кирәклеген белмиләр. Бу хакта Саба районында кулланучы хокукларын яклау белгече Н.Юзеева белән әңгәмә кордык.

- Нина Герасимовна, кибеттән нидер сатып алырга җыенган кешене кайчак, ярамаса нишләтермен, дигән уй биләп ала. Еш кына баласына сатып алган әйбер аңа ошамый яки үлчәме туры килми. Менә шундый очракларда сатып алынган сыйфатлы товарны ничек алыштырып алырга? Менә шушы сорауга тулырак җавап биреп китсәгез иде.

- Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның 25нче маддәсе нигезендә сатып алучы алган товарының төсен ошатмаса, яки үлчәме, формасы, яисә габариты туры килмәсә, шул ук кибеттә сатып алган товарына охшаш товарга 14 көн (сатып алган көнне санамыйча) эчендә алыштырырга тулы хакы бар. Әмма алыштырып алырга ниятләнгән товар кулланышта булмаска, сатып алганны раслый торган товар чегы һәм җитештерүче ярлыклары сакланган булырга тиеш. Әгәр дә, товарны сатып алуны раслый торган чек югалса яки ул бөтенләй бирелмәгән булса, сатып алучы шаһитлар күрсәтмәсе белән дә файдалана ала. Әгәр ул көнне сатуда сез сатып алган товарга охшаганы булмаса, кулланучының бу аннан баш тартып, акчасын кире кайтаруны таләп итәргә хакы бар. Аның таләбе 3 көн эчендә үтәлергә тиеш. Шулай ук кулланучының сатучы белән килешүе нигезендә бу товарны сатуга кайткач алыштыру мөмкинлеге дә бар. Бу очракта кибетче сатып алучыга ул сораган товар кайтуга хәбәр итәргә бурычлы.

- Нинди товарлар алыштырылмый?

- Чыннан да, барлык товарлар да кире алынмый яки алыштырылмый. Андый товарларның исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 55 санлы карарына кушымтада бирелгән. Моңа көнкүреш мебеле, парфюмерия, автомобиль, гигиена әйберләре, гарантия срогы бирелә торган техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары һәм башкалар керә. Әлеге Исемлек белән кулланучылар ныклап танышсыннар иде. Законнарны белеп бетермәсәң, кыенга туры килә. Әйтик, авылдан килгән кулланучы Саба кибетләренең берсеннән газ плитәсе сатып ала һәм, эш узгач, нәкъ шундый ук приборның икенче сәүдә ноктасында 300 сумга арзанрак икәнлеген күреп, товарын кире кайтармакчы була. Әмма таләбе канәгатьләндерелми. Ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать иткәч тә, булыша алмадык. Әлеге төр товарларны берәр кимчелеге табылганда гына кире тапшырырга мөмкин.

- Әгәр сатып алган товар сыйфатсыз булып чыкса?

- Сатып алынган товарның гарантия вакыты чыкканчы сыйфатсызлыгы билгеле булса, кулланучы аны бушлай ремонтлатырга хаклы. Сатып алган товар техник катлаулы икән, аның җитешсезлеге 15 көн эчендә ачыкланса, кулланучы бу товардан баш тартырга һәм сатып алган товарын алыштырып алырга хокуклы. Бу таләп 7 көн эчендә үтәлергә тиеш. Шушы ук маддәгә нигезләнеп сатучының да тиз арада бу товарның сыйфатын тикшерү өчен сервис үзәгенә алып барырга хакы бар. Ул вакыт аралыгы 20 көннән артмаска тиеш. Товарда җитешсезлек, кулланучы гаебе белән килеп чыккан очракта сатучы җавап бирми. Ул фәкать җитештерүче гаебе белән килеп туган проблемаларга гына җаваплы. Әйтик, кер юу машинасы 15 көн эчендә эшләми башлый, аның сәбәбен белү өчен, сатучы аны сервис үзәгенә алып бара һәм техник тикшерү үзәге җитешсезлекнең кер юу вакытында чалбар кесәсендә калган кадак аркасында килеп чыгуын дәлилли. Бу очракта кибетче товарның җитешсезлеге өчен җавап тотмый һәм бу товар гарантияле ремонтка да алынмый. Ул очракта кулланучы барлык чыгымнарны да күтәрергә тиеш була.

- Кулланучы сыйфатсыз товар өчен түләгән акчасын кире алырга ниятләсә...

- Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның 22нче маддәсе нигезендә сатып алучының таләбе сатучы тарафыннан 10 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

- Кибеттән сатып алганда гарантия срогы билгеләнмәгән товарлар да шактый очрый. Кибеткә кире алып барасын, аның гарантиясе юк дип, сыйфатсыз товарны кибеткә кире алмыйлар.

- Һәрбер товар җитештерүче, җитештерелә торган товарына гарантия срогы куярга бурычлы. Шулай ук озак хезмәт итә торган товарларга (исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган) җитештерүче товарын шул дәвергә кадәр эшләү мөмкинлеге тудырып, җитештерелә торган товарына запас частьларның сату оешмаларында булуын тәэмин итәргә тиеш. Әгәр дә җитештерелгән товарда гарантия срогы булмаса, аны сатучы үзе билгеләргә мөмкин, әмма җитештерүче билгеләгән гарантияле хезмәт вакытын кыскартырга хакы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X