Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Субсидия кемнәргә бирелә?

Тору урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең күпмедер өлешен субсидия рәвешендә кайтару - мөһим социаль мәсьәлә. Әлеге хокук нормасы РФ Торак кодексының 159нчы маддәсендә бәян ителә. Тору урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр әлеге түләүләр гаиләнең җыелма керемендә торак урыны норматив мәйданының төбәк стандарты күләменнән һәм торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр...

Субсидия исәпләп чыгару өчен кулланылучы торак урыны норматив мәйданының төбәк стандарты күләмнәре Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан билгеләнә. Җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр өчен чыгымнарның максималь рөхсәт ителгән өлеше гаиләнең уртача җан башына кеременең яшәү минимумына чагыштырмасына тигез булган төзәтмә коэффициентка туры китереп киметелә.

Субсидиягә дәүләт һәм муниципаль торак фондындагы торак биналардан файдаланучылар; шәхси торак фондыннан наем килешүе буенча фатир биләп торучылар; торак кооперативы әгъзалары, торак бина милекчеләре хокуклы. Аларга субсидияләр үзләре белән даими яшәүче гаилә әгъзаларын исәпкә алып язган гаризалары нигезендә субъектларның башкарма хакимиятләре органнары яки алар вәкаләтен алган учреждениеләр тарафыннан бирелә. Судсидия гражданнарга тору урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кертү срогына кадәр, әлеге төр түләүләр буенча бурычлары булмаган очракта бирелә.

Милек формасы теләсә нинди булган торак бинада яшәүче гражданнарның субсидиягә хокукын

Һәм аның күләмен билгеләгәндә тору урынының норматив мәйданнары төбәк стандартлары кулланыла. Торак-коммуналь хезмәтләр хакының төбәк стандартлары тору урынын ремонтлау һәм карап тотуга түләүләрне исәпләү өчен кулланыла торган бәяләрдән, тарифлардан һәм нормативлардан, гражданнарны торак белән тәэмин итүнең ирешелгән дәрәҗәсенә карап чыгып билгеләнә.

Җирле үзидарә органы, әгәр тору урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен субсидия алучы гражданның хәлен яхшырта икән, субсидия исәпләп чыгару төбәк стандартларында билгеләнгәннән аерылып торган стандартлар да билгеләргә мөмкин. Бу очракта субсидия бирү өчен тотылган өстәмә чыгымнар җирле бюджеттан финанслана.

Э.Фәйзетдинова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев