Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

ҮЗЕҢНЕ АЛДАТМА!

Россия Федерациясе би­лә­мәләрендә кем булулары ачыкланмаган бәндәләрнең мошенник­лык очраклары ешайды.

Ышанучан гражданнарны алдау ысулы гади: мошенник корбанының фатир яки кесә телефонына шалтырата (еш кына очраклы саннар җыю юлы белән) һәм сүзгә-сүз диярлек түбәндәгеләрне әйтә: "Сезнең улыгыз (кызыгыз, оныгыз яки ирегез һәм башкалар) бәлагә юлыкты, хәзер ул полициядә, ләкин эшне җайларга була, моның өчен 50 (60,70 һәм башка саннар булырга мөмкин) мең сум кирәк булачак".

Нинди беркатлы һәм ышанучан инде безнең халык! Шунда ук бу мәгълүматны тикшермичә, полициягә хәбәр итмичә, үзләренең банк хисапларыннан еллар буе аз-азлап җыйган акча тупланмаларын алып, мошенник­лар белән очрашу урыны турында килешәләр һәм зур суммадагы акчаларын бөтенләй таныш булмаган бәндәләргә биреп җибәрәләр! Һәм, кем әйтмешли, инде аферисттан "җилләр искәч" кенә полициягә мөрәҗәгать итәләр, исән-сау булган, үзләрен ничек итеп "бәладән коткарулары" турында уйлап та карамаган якыннарына инде эш узгач шалтыраталар.

РФ Эчке эшләр ми­нистрлыгының муниципальара Саба бүлеге районыбыз халкын уяу булырга чакыра. Әгәр дә өегезгә таныш булмаган зат килеп, үзен "полицейский" (социаль яклау, поликлиника хезмәткәре) дип таныштырса, аны фатирыгызга, йортыгызга кертә күрмәгез! Документ күрсәтүен һәм килүенең максатын аңлатуны таләп итегез. Исегездә тотыгыз: сезнең торагыгыз кагылгысыз һәм беркем дә нигезсез, сезнең рөхсәтегездән башка аңа үтеп керә алмый. Беренче очраган адәм актыгы сүзенә ышана күрмәгез! Сезнең телефоныгызга ниндидер хезмәтләр өчен билгеле бер сумма акча таләп итеп шалтыратулары очрагында, шалтыратучы кеше турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алырга тырышыгыз, әмма аның белән очраша күрмәгез һәм акча яки ниндидер кыйммәтле әйберләр дә тапшырмагыз.

Исегезгә тотыгыз: Әгәр дә сез яки якыннарыгыз мошенниклар корбаны булсалар яки сезгә карата ниндидер хокук бозу хәрәкәтләре планлаштырылуын сизсәгез, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать (02, 2-32-02, 2-33-42) итегез!

Руслан Закиров,

икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору юнәлешендә өлкән опервәкаләтле.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев