Яшәү рәхәт булыр иде
Иҗат

Яшәү рәхәт булыр иде

Һәрбер күңел изгелектән торса, Йөрәкләргә иман нуры кунса, Яшәү нинди рәхәт булыр иде, Тормыш күге нурга тулыр иде…

Һәрбер йөрәк миһербанлы булса, 
Бер-берсенә ярдәм кулы сузса,
Дөнья йөге авыр булмас иде,
Күңелләргә сагыш тулмас иде. 

Әдәп-әхлак һәрчак сакта булса,
 Намус-вөҗдан янәшәдә торса,
Гадел, тыйнак булса һәрбер кеше,
Бик бәхетле булыр олы-кече. 

Дус-туганның кадерләрен белеп, 
Һәр шатлыкны бергә-бергә үреп,
Яши белсәң, ямьле дөнья көтү,
Бәйрәм булыр иде гомер итү.

Яшәү авыр, дөнья катлаулы дип,
Юатабыз юкка  күңелне.
Дөнья түгел, без үзебез мең кат-
Аннан катлаулырак түгелме?
Фәридә Вилданова


Нет комментариев