Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

"АРТЫҢ АККА БУЯЛГАН"

1 апрель — Көлке көне. Алдый һәм алдана торган көн. Уен-көлкене яраткан, тормыштан мәзәк таба белгән кешегә яшәү дә җиңелрәк, күңеллерәк була торгандыр. Ә 1апрельдә булган шаяру-алдауларга берәү дә үпкәли алмый. Райондашларыбыз күңелендә әлеге көн белән бәйле нинди күңелле хатирәләр саклана. Шулар турында сораштык.

Розалия Сафина, Олы Кибәче авылы: минем үземнең алдаганым да, алданганым да истә калмаган. Менә иремнеке хәтеремдә саклана. Без икебез дә укытучылар булгач, алдау-алданулар да шул балалар белән бәйле инде. Элек язгы каникул 23 марттан 2 апрельгә кадәр була иде. Каникулның соңгы көне – 1апрельдә колонкадан су алырга килгән җирдән ирем белән бер укучысы очраша. «Каникул да бетте, Рафил абый, иртәгә укырга», – дип уфтана теге малай. Бу бала кызганыч тоелгандыр иде, ирем аңа каршы: «Мин синең каникулыңны озай­там, 1 ат­на өстәмә ял бирәм», – ди. Бу сүзләр малай­ның күңеленә бик хуш килеп, бер атна буе мәктәпкә бармый. Сыйныф җитәкчесе укучысының ник килмәве белән кызыксынып өенә бара. Малай Рафил абыйсы озынайткан каникулда иркенләп ял итә ди. «Рафил абый миңа 1 атна каникул өстәде бит, сез дә укытучы, ул да укытучы», – ди үзенең «лаеклы ялы» белән горурланган малай. Нишлисең, коллектив белән көлешүдән башка чара калмады инде..

Чулпан Нәҗмиева, «Саба» җәмгыяте баш бухгалтеры: безнең гаилә өчен 1 апрель бик шатлыклы, зур бәхет китергән көн. 25 ел элек бу көнне игезәкләребез – Язнур белән Язгө­лебез туды. Ул вакытта УЗИлар юк, алдан игезәкләр тууын белми идек әле. Иремә игезәк кыз һәм улы туу турында сөенче алгач, ул 1 апрель шаяруыдыр дип, ышанмаган. 1 кыз, 1 малаегыз бар дигәч, 2 яшьлек улыбыз янына тагын бер кыз туган дип уйлаган. Тизрәк хастаханәгә килеп, үз күзләре белән күргәч кенә ышанды. Шулай итеп, 1 апрель безнең гаилә тормышында бик истәлекле, кадерле көн. Безгә ул көн өчләтә бәйрәм китерә.

Марат, Саба: Мин 1 апрельдә генә түгел, ел буе алданам. Чөнки тормыш үзе алдау-йолдауга корылган. Ә 1 апрель шаярулары берәүгә дә зыян китерми, киресенчә, кәеф кү­тәренкелеге генә өсти. Башка көннәрдә алданганнары аянычрак.

Язгөл Гайнуллина, 6 сыйныф укучысы: кызганыч, быел 1 апрель каникулга туры килә. Бу көнне мәктәптә сыйныфташларны ничек алдап була – шулай шаяртырга тырышабыз. Төрле кызыклар уйлап чыгарып торабыз. Иң җиңеле – сыйныфташлар­ны укытучы кабинетына чакырды дип алдалау. 1 апрельдә шактый укучы укытучы кабинеты белән сыйныф арасын таптый. Ватсапка төрле чынбарлыкка туры килмәгән белдерүләр таратабыз. Шунысы бар – ул көнне күпләр хәбәрләрнең дөресенә дә ышанмый.

Фото: otvet.mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район яңалыклары