Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

“Булгария” турында җырчы Альбина Кармышева: “Ирем бу теплоходта бүтән эшләргә рөхсәт итмәде. Алла саклаган”

Бүген 10 июль. Бу көн Татарстан тарихына һәм, гомумән, илебез тарихына кара тап булып язылып калды. 2011 елда Иделдә “Булгария” теплоходы су астына китте. Бортта булган 201 кешенең бары тик 79гы гына исән кала. Быел бу кара датага 8 ел булды.

“Мин бу теплоходта эшләдем, - дип сөйләде “Матбугат.ру”га җырчы Альбина Кармышева, - ул вакытта ул әле “Украина” дип атала иде. Фаҗигагә бер ел кала ирем белән шушы теплоход белән Самарага бардык. Ул вакытта ук бер моторы эшләми иде. Ирем бүтән бу теплоходта эшләргә рөхсәт итмәде. Алла саклаган. Трагедиядән соң бу теплоходны күп тапкыр төшемдә күрдем. Зур фаҗига. Якынннарын югалткан кешеләргә сабырлык телим”.

Фото: matbugat.ru

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев