Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Гөлнара Хәйруллина: “Ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшләвем белән бәхетле!”

Хәйруллина Гөлнара Илдус кызы – Росгвардиянең Казан шәһәре буенча ведомстводан тыш сак идарәсе өлкән юрисконсульты булып хезмәт куя. Спортчы, чибәр кыз, уңган хуҗабикә, үзенең яраткан улкае Эмильны тәрбияли, хезмәттә дә иң уңганнардан санала.

- “Вневедомка”га мине бәхетле йолдызым алып килде,- дип уйлый Гөлнара, - монда миңа барысы да ошый: хезмәт хакы, эш графигы, хезмәттәшләрем арасында булган туганлык хисе. 2005нче елда офицер погоннары алдым. Биредә хезмәт итүемә бик шат. Безнең идарә – бер зур гаилә сыман. Барысы да бер-берсен белә. Бер-берең өчен көеп-янып, борчылып яшәүне белеп тору – җанны җылыта. Командирларым да, бөтен хезмәткәрләр дә – туганнарым сыман булдылар. Эшемне дә, янәшәмдәге кешеләрне дә бик яратам, - дип сөйли гади татар кызы капитан Хәйруллина. 

 

Хезмәт елларында бик күп көлкеле очраклар да, җитдиләре дә булды…  Әмма ул иң беренче эш көннәрен бүген дә бик яратып искә ала.

     

«Ирләр белән беррәттән бик күп спорт белән шөгыльләнергә туры килә. Физик күнегүләр  дә ул, самбо күнекмәләре дә, пистолеттан ату да. Ату бик тә ошый. Һәм бик яхшы килеп чыга». Тыйнаклык туйда кирәк. Оялып торма, Гөлнара! Макаров пистолетыннан Гөлнарабыз бик күп ирләрдән дә яхшырак ата. Ел да тапшырыла торган зачетларда аның гел «5»ле! Хезмәтең өчен дә “5” куярга була. Бәйрәм белән, хезмәттәшебез!

         

                                                       Әңгәмәдәш Фирая Гайфиева,

         РФ Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча

           “Ведомстводан тыш сак идарәсе” ФДКУнең матбугат хезмәте.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев