Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Май бәйрәмнәрен ничек үткәрәсез?

Эх, рәхәт тә соң май бәйрәмнәре! Киерелеп эшләр, туганнар белән җыелышып, рәхәтләнеп ял итәр өчен менә дигән форсат инде бу. Гыйнвар яллары кыскартылып, аларның май бәйрәмнәренә өстәлүе тагын да яхшы булды. Бу көннәрдә шәһәр халкы да авылларга кайтырга ашкына. Эшен эшли, ялын итә, өмә уздыра, зират чис­тар­та... Ә сез әлеге ялларны ничек үткәрергә җыена­сыз? Җиң сызганып эшләргәме, әллә рәхәтләнеп ял итәргәме?

Айсылу Лерон, алып баручы, өч бала әнисе:

 
– Май бәйрәмнәренә план­нар зурдан. Шуларның берсе – балалар белән чит ил­гә диңгезгә бару. Алар әлегә бел­ми, сюрприз булачак. Алла боерса, юлга 7се кузгалырбыз дип уйлыйбыз. Әти-әни­ләр бакча сезонын күптән ачты инде. Май бәйрәмнәрендә без дә гаилә белән шунда барып, шашлык ясарбыз дип торабыз.

 
Равия Абдрахманова, Татарстанның атказанган терлекчесе (Спас районы, Ким авылы):

 
– Хәзер бездә эш сезоны башлана инде. Бу көннәрдә сарык йоннарын алдык, ишегалларын җыештырдык, бакча мәшәкате дә күп. Ә бәйрәм көннәрендә балалар, онык­лар җыелышып шашлык ясар­­­быз дип торабыз. Хатын-кызлар гына булабыз инде. Ир-атла­рыбызның барысы да язгы кыр эшләренә чыкты. Балалар белән бергә җыелыш­кач, уеннар оештырабыз, йомырка тәгәрәтеп уйныйбыз. Авылда йорттан-йортка кереп йомырка җыя торган гадәт тә бар.


Имаметдин Гәрәев, Саба районы, Югары Утар авылындагы балалар интернат йорты директоры:


– Бу көннәрдә “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орден тапшырырга Кремльгә чакырдылар. Җитәкчеләрнең, эшчән­ле­гебезне күреп, зурлауларына сөенәм. 1 майда интернат тирәсен җыешты­ра­быз. Һәр хезмәткәр  кизү торачак. Хуҗалык зур, 7 гектар җи­ребез бар. Туфрак кибә башлады, коелган яфракларны җыеп, корыган агачлар урынына яшь үсен­теләр утыртачакбыз. Хайваннарны, кош-кортларны абзардан ачык һавага чыгарабыз. Нәрсә генә юк бездә – страус, аккош, дисеңме, фазан, лама, пони... Маймылыбызга кадәр бар. Аларның һәрберсен ашатырга, карарга кирәк. Ул эш­ләрдә интернат балалары да булыша. Берәр көнне зиратка барып, әти-әниләрнең каберен чистартып кайтырга ниятлим.


Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрь (Мөслим):


– Әле генә Туган тел бәйрәменнән кайтып кердем. Мәктәп укучылары Тукай мәй­данында бик матур Шигырь бәйрәме үткәрде. Май  электән хезмәт бәйрәме санала. Быел да җыештыру эшлә­ре, өмәләр белән үтәчәк. Безне – авыл кешеләрен туган нигез үзенә тарта. Гаиләбез белән туган авылыбыз Түреш­кә кайтырга җыенабыз. 93 яшьлек әбиебез дә ул көнне көтеп тора. 2 майда зиратны әйбәтләп җыештырып чыгарачакбыз. Ул эш ел саен башкарылганга, зиратыбызның һәр почмагында тәртип, чис­талык. Бакча эше дә җитәр­лек. Барына да өлгерербез, исән-сау булыйк!


Мансур Нугаев, Спас районы, Иске Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы:

 
– Авылда һәр бәйрәм эш белән уза. Ял итәргә дә вакыт табабыз. Иң элек Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын йөреп чыгабыз. Һәркай­сының хәл-әхвәлен даими белешеп торсак та, 1 Май һәм Җиңү бәйрәме белән котлап, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм район җи­тәкчеләре, авыл җир­ле­ге һәм фермер хуҗалыклары исе­мен­нән махсус әзерләнгән бү­ләкләребезне тапшырабыз. Авылыбызның ветераннар оешмасы җитәкчесе Зин­нә­тул­ла ага Гыйззәтуллин – инде унынчы дистәсен түгә­рәкләп килсә дә, бар эштә дә башлап йөрүчеләрнең берсе. Кыскасы, авылда яшәүче һәркем мәдәни чараларда гына түгел, йорт-җирләрне, зиратны чистарту һәм башка эшләрдә актив катнаша.

Фото: https://pixabay.com | StockSnap

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев