Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

«Әниләр һәм бәбиләр» — 5 йолдыз-әни сезне кунакка дәшә /фотолар/

21 апрель көнне Филармония концертлар залы балалар авазына күмеләчәк, ди. Чөнки биредә «Әниләр һәм бәбиләр» концерты көтелә. Әлеге уникаль концерт-проектта 5 йолдыз-әни һәм аларның гаиләләре, балалары катнашачак икән. Барлык нечкәлекләр хакында да катнашучы әниләрнең берсе, танылган җырчы Лилия Муллагалиева сөйләде.

— Лилия, әлеге проект кемнең идеясе ул? Кайсыгыз аны күтәреп алды?

— Без — 5 әни — балаларыбызны бер вакытта күтәрдек. Үзем дә авырлы булганда «Бәби көтәбез әле» җырына клип төшерү теләге белән яндым. Эстрадабызның бәби көткән артистларын җыеп шушы клипны эшләп аттык, шулай дуслашып-туганлашып беттек. Хәзер социаль челтәрләрдә үз чатыбыз бар, һәрдаим шунда хәлләр белешеп, аралашып торабыз, бергәләшеп очрашуларга йөрибез, балаларыбызның туган көннәрен бәйрәм итәбез. Клиптан соң уртак проект эшләү теләге белән яндык. Шуңа моны аерым беребез уйлап тапты дип әйтү дөрес булмас: ул барыбызныкы да. Бүгенге көндә бергәләшеп пыр туздырып әзерләнеп йөрибез.

— Әтиләрегез, ирләрегез дә катнашамы?

— Әйе, катнаша. Шуңа концертка исем биргәндә бик уйлашкан идек. Алар да булгач «Әниләр һәм бәбиләр» дип атау бик үк дөрес булмас кебек тоелды. Аннары ирләребез дә кемнеңдер бәбисе, ә әни кеше 9 ай буе карынында йөртә, шуңа «Әниләр һәм бәбиләр» дияргә булдык. Ирләребез барыбызның да иҗади шәхесләр. Минеке, мисал өчен, гармунда уйный, Замирәнеке барабанчы, калган кызларныкы барыбыз да белгән җырчылар. Шуңа концерт оештыру зур хезмәт сораса да, артык авырлык тудырыр дип уйламыйм.

— Ә балаларыгыз тамашачыны ни белән шаккатырачак?

— Иҗади номерлары белән: уен коралында уйнап, биеп, җырлап. Гомумән, балаларны кеше алдында чыгыш ясарга оялмаска, үз фикереңне ышанычлы итеп җиткерә белергә өйрәтәсем килә. Ә зур аудитория алдында чыгыш ясау нәкъ шушы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итәчәк тә. Сәхнә кешесе булмасын ул, барыбер бу сыйфатларсыз тормышта яшәп булмый. Шуңа әлеге проект барыбызга да кирәк.

— Дәвамлы булырмы ул?

— Дәвамлы итәсе килә. Безнең планнар бик зурдан, башкарып чыграг язсын. Әлеге концерт шушы планнарга беренче омтылыш кына әле. Киләчәктә иҗади һөнәрләр белән генә мавыкмыйча, кул хезмәте куеп эшләүче балаларны да бер мәйданчыкта берләштерәсебез килә. Зур чыгымнар таләп ителә, әлбәттә. Тик бу кирәкле хезмәт. Без тамашачыга гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләрен, әти-әни тормышында бала ролен, гаиләләр дуслыгының әһәмиятен сурәтлисебез килә. Яшь буынга матур гаилә — җәмгыять тоткасы дигән үрнәк буласы иде.

http://sabantuytatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев