Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Нурислам Сираҗиев: "Мин туп типмим, чигү чигәм"

Татар бизәкләре белән чигү сәнгате югалырга мөмкин, аны популярлаштыру мөһим. Казан егете, тел белгече Нурислам Сираҗиев чигү белән мавыга һәм социаль челтәрләрдә башкаларны да өйрәтә. Азатлык аның янында кунакта булып кайтты.

Нурислам Сираҗиев – тел белгече. Ул төрек, гарәп, фарсы һәм башка телләрдән тәрҗеман булып эшли. Соңгы арада татар теленә карата ихтыяҗ артуын әйтә, онлайн рәвештә чит илдәге кешеләрне Тукай теле серләренә төшендерә. Нурисламның телләргә өйрәтү, тәрҗемә хезмәте төп кереме булса, җан азыгы – чигү. Ул үзлегеннән интернет каналлары аша тамбур, каеп, ука белән чигү кебек ысуллар белән татар бизәкләрен мендәр тышлыкларына, сөлгеләргә, кулъяулыкларга, футболкаларга ясый. Нурислам фикеренчә, татарның чигү осталыгы югалып бара, кулдан ясалган эшләнмәләргә кадер, югары бәя бирү артык сизелми.

– Нурислам, чигү эше – хатын-кыз эше дигән караш бар, сиңа ир башың белән мондый шөгыль белән җенләнүеңә ничек карыйлар?

– Туганнарым, дусларым арасыннан "Ташла моны, юк эш белән шөгыльләнәсең" дигән сүзләрне ишеткәнем булмады, киресенчә, рухландырып торалар, матур килеп чыккан дип мактыйлар, заказ бирәләр. Кемдер, футбол-хоккей белән тынычлана, кемдер балыкка йөри, минем күңелем чигү белән тынычлана. Кайчак ашыйсы да, чәй эчәсе дә килә, әмма аерылып булмый! Тукта әле, башта менә бу бизәкне бетерим әле диям дә тагын утырыла. Төнлә эшләргә яратам, ул вакытта телефон да шалтыратмый, кеше дә комачаулмый, татар-башкорт, мари җырларын куям да шуларны тыңлап төне буе утырам.

– Ә чигү җене ничек кагылды?

Нурислам Сираҗиев эше

Нурислам Сираҗиев эше

– 2000 еллар башында мин күчмә театр белән Татарстан авыллары буйлап йөрдем, Балтач, Кукмара, Арча яклары истә калган, андагы керәшен татарлары өйләрендәге мендәр тышлыклары, сөлгеләр, ашъяулыкларга исем киткән иде, фотосурәтләргә төшерә идем. Авыл мәчетләренә керәсең, чигелгән намазлыклар була иде. Ничек итеп чиккәннәр икән, ни өчен мондый бизәкләр сайланган икән дип карап утыра идем. Чиләбе өлкәсенең Арслан авылына барган идем, чигелгән сөлге бүләк иттеләр. Кызыктым. Менә шул кызыгу күңелдә калды. Аннары Казанны ташлап Мәскәүгә чыгып киттем. Анда татар дөньясы таррак, сагындыра башлады. Татар бизәкләре дә тынгы бирми, кызыксыну кытыклагач, түзмәдем, тамбур чигүе нинди була икән дип интернетта казына башладым.

Татар бизәге белән чигәргә өйрәнәм дигән кеше интернеттан берни таба алмый

Кызык, әмма татар бизәге белән чигәргә өйрәнәм дигән кеше интернеттан берни таба алмый. Ярый әле башкортлар тамбур, каю чигү үрнәкләрен видеотасмага төшереп интернетка чыгарган. Алар аны төньяк башкорт бизәкләре, чигү осталары үрнәкләре дип тәкъдим итә, әмма нигездә алар татарча. Берсе дә утыртып чигәргә өйрәтмәде, барысын да видеолар карап, китаптан өйрәндем. Сүткән вакытлар да күп булды, төсе туры килмәскә дә мөмкин. Төсне дә сайлый белергә кирәк, аннары дөрес чигелмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә яңабаштан башлыйсың.

Нурислам Сираҗиев эше

Нурислам Сираҗиев эше

 

Интернетта татарча бер сюжет та юк икән дип гаҗәпләндем, аннары тоттым да Вконтакте челтәрендә татарча төркем ачтым. Татар бизәкләренең үрнәкләрен, рәсемнәр туплый башладым. Калфак, түбәтәй, мендәр тышлыклары, ашъяулыкларда нинди бизәкләр кулланылганын системга салдым, үзем чиккән эшләнмәләрне видеога сала башладым. 500 укучым бар, алар карап бара, минем кебек өйрәнергә тырыша. Мин – һәвәскәр, әмма нидер өйрәтә алсам, кемдәдер татар бизәкләрен чигүгә кызыксындыру уята алсам, куанам.

– Кайсы чигү ысулы күңеленә ята? Кайсысы авыр булып санала?

– Башта элмәле, аны тагын каюлап чигү ысулы дип тә әйтәләр, шуны үзләштердем. Җиңел булып чыкты кебек, ыргак белән эшлим. Әмма җиңел дип әйтәсе түгел, аның өчен дә тәҗрибә дә, сабырлык та кирәк. Шома итеп чигүне дә үзләштердем. Бер дә эшләгәнем юк иде, матур килеп чыга икән. Бер дә хач чигү ысулы белән чиккәнем юк, кызык түгел.

Нурислам Сираҗиев эшли

Нурислам Сираҗиев эшли

Ука белән чигү ысулы бар. Ул – иң катлаулысы. Технологиясе бик авыр, әмма өйрәнәм дигән кеше аны да үзләштерә.Тимерчыбык бик нәзек, аны мең кат итеп урап нәзек хәлгә китерәләр, көпшә кебек була. Махсус шундый алтын җеп килеп чыга. Бизәгенә карап шул тимер җепне кайда 2 мм, кайда 7 мм озынлыкта кисеп энәгә кертеп бизәк чигәсең. Бик авыр, бик нечкә эш. Иң мөһиме – сызыкларың дөрес якка ятуы. Дөрес ятмаса – бетте баш! Кыйммәтле затлы чигү ысулы булып чыга шуңа да. Аның белән озак утырырга ярамый.

Гомумән чигү бик үзенчәлекле һөнәр, берне башлыйсың, әмма ул бизәк үзгәрергә мөмкин. Ничек чыгар икән дип кызыксынып эшлисең. Бервакыт мендәр тышлыгындагы бизәкне карап утырдым, 30-40 мең төйнәлеш ясала икән.

– Нурислам, сатасыңмы, әллә саклыйсыңмы?

Эшләнмәләремне бирнәгә сорыйлар. Сатасы килми, иҗатым бит

– Сакланганы саклана, сакланмаганы бүләккә дә бирелә, сатыла да. Лос-Анжелес, Пермь Сабан туенда бүләк итеп тә бирелде, дуслар, танышлар туган көненә дип тә чигәм. Башта бу хобби, күңел эше иде, хәзер остаханә дә оештырырга сорыйлар. Соңгы вакытта заказга да чигүемне үтенәләр. Хәзер эшләремә тамга салам. Кул эшләренә ихтыяҗ бармы дип сорыйлар. Аңлаган кеше аңлый, әмма андыйлар сирәк.

Нурислам Сираҗиев эше

Нурислам Сираҗиев эше

Әйе, кул эше берничек тә арзан була алмый, аңа күпме хезмәт, вакыт, күңел җылысы керә. Машина белән эшләнгәне белән кул җылысы кергән тастымаллар икенче бит ул. Эшләнмәләремне бирнәгә сорый башладылар. Башта сатасы килми иде, иҗатым бит, аерыласы килми. Кызганам. Бермәл кибеткә кердем, машинка белән чигелгән сөлгене 2 мең сумга саталар икән, мин дә шул хакка кулдан чигелгән, берничә ай вакытым сарыф ителгән сөлгемне сатканым бар. Юләр диделәр! Сатудан кергән акчага яңадан җепләр, тукымалар сатып алам.

– Татар бизәкләрен чигү сәнгатен саклап калу мөмкинме, популярлаштыру юллары нинди дип уйлыйсың?

– Ярый әле Кумысникова, Сергеева, Светлана Королева кебек белгечләр бар дип аларга рәхмәт укыйм. Татарның чигү сәнгатен җентекләп өйрәнеп, халкымның мирасын туплап калдырдылар. Фоат Вәлиевнең “Татар орнаменты” дигән зур хезмәте бар. Күптән чыккан китап булса да, ул - хәзинә. Менә яңадан бастырасы иде, чөнки рәсемнәре сыйфатлы түгел. Һәрбер кеше, аның кайда яшәвенә карамастан өйрәнсен инде бу осталыкка, интернетка ник чыкмый соң ул видеоязмалар? Бардыр бит алар.

Чигү үрнәкләре

Чигү үрнәкләре

Татарга хас булган бизәкләр бар, алар лалә чәчәген ярата, әмма төрекләр дә аны үз итә. Чигү үрнәкләре күп. Чәчәкләрнең үрнәкләре Вәлиев китабында җентекләп күрсәтелгән, дәлия чәчәгенә кадәр бар анда. Һәрбер милләтнең күңеле яткан төсләре бар. Ә татар капма-каршы булыр саналган төсләрне дә оста итеп уйната белә, уңышлы килеп чыга ул. Аны урыслар да чигелгән сөлгеләр матур, күтәренке рухлы, бәйрәмчә, ди.

Татарга хас бизәкләр белән чигүчеләр – күбесе өлкән яшьтәге кешеләр

Кызганычка, татарга хас бизәкләр белән чигүчеләр – күбесе өлкән яшьтәге кешеләр. Яшьләр кул эшләрен артык вак, кулны тота торган, югары бәяләнмәгән хезмәт итеп кабул итә. Бу чыннан да шулай. Шуңа күрә бу сәнгать төре югалырга да мөмкин.

Мин үзем бит һәвәскәр, бу эшкә өйрәтү профессиональ дәрәҗәдә башкарылырга тиеш. Бу – безнең кабатланмас мирасыбыз. Аны саклау кирәк.

– Чигү хобби дидең, аны сату да авыр, димәк, керем юк дигән сүз, әмма әле ашыйсы да, яшисе дә кирәк бит...

– Төп һөнәрем – тәрҗемә эше. Татар, төрек, гарәп теле дәресләрен оештырам. Фарсы телем дә бар, әмма аңа ихтыяҗ әллә ни юк. Ара-тирә эзләп табып тәрҗемә итәргә сорыйлар.

Нурислам Сираҗиев

Нурислам Сираҗиев

Татар теленә ихтыяҗ бар анысы. Ни белән аңлатырга белмим, әмма татарчага өйрнәм диючеләр шактый. Бу Русия кешеләре арасында да шактый, чит илләр арасында да күп. Читтәгеләр Русиядә татар һәм башка милли телләрне кыерсыту вазгыятеннән хәбәрдәр түгел, аларга хәлләрне аңлатам, аптырыйлар. Тагын да кызыксынып өйрәнә башлыйлар.

Татар теленең популярлашуын сизәм

Татар теленең популярлашуын сизәм, бигрәк тә яшьләр арасында. Мәскәүдә Руслан исемле егет экологка укый, бер уйласаң, аңа татар теле кирәкми дә. Әмма Хаҗитарханга кунакка кайтып йөрим, туганнар белән татарча аралашасым килә, ди. Пекиннан бер кыз белән дәресләр уздырам, ул да АКШтагы туганнары белән инглизчә сөйләшмәс өчен татар телен үзләштерә. Шәкертләрем арасында Самардан Максим исемле урыс кешесе бар. Ул мине игълан аша тапты, татар телен өйрәнә башлады. Ни өчен кирәк, дип кызыксынам. Хатыным татар, ди. Бусы – бер. Икенче сәбәп – эшләгән урынымда татарлар күп, сәүдә өчен татар теле кирәк, бу рәвешле эшләү ышаныч тудыра, уңайлы дип аңлатты.

Фото: https://www.azatliq.org

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев