Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

«Очучы булырга хыялланды». Стюард Моисеевның әнисе улының балачагы һәм батырлыгы турында

Бортпроводник Максим Моисеев балачактан очучы булырга хыяллана. Бу хакта RT биргән интервьюсында аның әнисе Юлия Карева сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ул ахыргача пассажирларның тормышы өчен көрәшкән, чөнки аны шулай тәрбияләгәннәр.

Барысы турында ничек белдегез?

— Ирем шалтыратып, телевизордан һәм Интернетта самолет януын күрсәтәләр, дип хәбәр итте. Шунда ук улыбызны эзләп хастаханәләргә киттек. Бөтен хастаханәләрне йөреп чыктык-беркайда да юк иде.

— Ничек стюард булды ул?

— Ул биш яшьтән очучы булырга хыяллана иде.

— Аның турында бераз сөйләп китегезче?

— Аңа әле күптән түгел генә 21 яшь кенә тулды. Ул күп балалы гаиләдән, иң өлкәне. Аның тагын ике абыйсы бар. 9 сыйныфка кадәр кадет мәктәбендә укыды, аннары 9 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр Монинога очучы булырга әзерлек мәктәбенә күчте. Краснодар хәрби училищесына укырга керергә теләде, әмма барып чыкмады. Һәм су транспорты академиясенә китте. Анда бер ел укыды һәм «Мин армиягә китәм. Мин армиядә хезмәт итәм һәм аннары очучы булырга укыйм,» -диде. Армиядән кайтты һәм су транспорты академиясеннән Санкт-Петербург гражданнар авиациясе академиясенә күчте . Читтән торып укыды һәм бортпроводник булып эшли башлады. «Мин читтән торып укыйм һәм аннан очучы булам», — дип әйтә иде. Бортпроводник булып нибары бер ел һәм бер ай эшли иде.

—Аның моңа кадәр кешеләрне коткарганы булдымы?

— Әйе, ул кешеләрне коткарды инде. Бер ир суга бата иде. Максим чабып килде, аны коткарды, ярга тартып чыгарды. Бу вакытта аңа иде нибары 15 яшь иде. Әмма ул моны зур гамәл дип санамады,боларның барысы да гадәти хәл ди иде. Ул гомумән, кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә, яхшы эшләр эшләргә кирәк дип санады.

— Янган бинадан да кешеләрне алып чыкканы бар диделәр ?

— Әйе, мин бу хәлне төгәл белмим. Алар анда дуслары белән булганнар, нәрсәдер яна башлаган, һәм ул барысын да уятып алып чыккан. 

— Нинди ул иде ул?

— Ул һәрвакыт ярдәм итте, энеләрен карарга булышты. Һәрвакыт, бөтен җирдә. Аның ике энесе-берсенә 16 яшь, икенчесе дүрт яшь кенә. Уртанчы улыбыз абыйсы кебек очучы булырга тели.

— Сез мәгълүмат чараларында күп нәрсәләр ялган дип әйткән идегез?

— Беренчедән, аңа 22 яшь диләр, әмма аңа 21 яшь кенә иде. Аннары сеңлесе дә юк. Тагын бер икетуган апасы язган — безнең андый туганыбыз да юк.

— Сез ул кешеләрне ташламыйча, башкалар тормышы өчен батырларча көрәшәчәк дип фаразлый ала идегезме?

— Әйе. Чөнки без аны шулай тәрбияләдек — беркайчан да кешеләрне авыр минутта ташларга ярамый дип өйрәттек.

— Килеп чыккан хәлдән соң аңыгызга килдегезме әле?

— Юк, әлбәттә. Минем улым юклыгына ахырга кадәр ышанмыйм. Моңа әлегә кадәр ышанмыйм. Менә ул килеп керер шикелле.

— Ул баштан ук самолет борынында булган. Ни өчен ул янгын чыккан урынга күчкән соң?

— Башта ул самолет борынында булган. Аннары стюардесса белән алышынган. Андагы кешеләр, ул ярдәм итмәсә, үләсен аңлагандыр, минемчә.

Фото: вк

https://russian.rt.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев