Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

ШОПИНГ: ХӘЗИНӘ ЭЗЛӘҮ БЕЛӘН БЕР

Шопингны ауга чыгу яки хәзинә эзләү белән чагыштырып булыр иде. Дөрес гамәлләр башкарсаң, ул бик кызыклы һәм файдалы процесс була ала. Акча янчыгына да бик зур зыян китерми. Ничекме? Җавабын йолдызлар сөйләр.

Дилә Нигъмәтуллина, җырчы:

− Шопингка еш йөрмим. Шулай да ике атнага бер мине кибетләрдә очратып була. Кайвакыт берәр нәрсә кирәк булып куя, шуның өчен дә чыгып керәм. Чит шәһәргә, башка илгә барсам, аннан киемнәр алып кайтам. Гадәттә, шопингка үзем генә йөрим. Ә болай мин стилист белән эшләргә киңәш итәр идем. Ягъни, стилист янына барасыз, аның белән килештереп һәр сезонга берничә комплект кием аласыз да шуларны рәхәтләнеп киясез. Болай эшләгәндә акча экономияләнә, кием эзләп вакыт үтми һәм иң мөһиме: киемнәр артык булып шкафта ятмый.

Ранил Нуриев, җырчы:

− Кибеткә кәефем туры килгәндә генә йөрим. Шопингка ял көннәрендә барсаң яхшырактыр, чөнки ашыгып алынган әйберләр уңышсыз булырга мөмкин. Гадәттә, кибеткә нәрсә аласымны белеп барам. Тик ошаган әйбер күрсәм һәм ул миңа килешсә, алмый калмыйм. Яшүсмерләргә мода һәм стиль белән кызыксынырга киңәш итәм. Еш кына уңышка ирешү өчен тышкы кыяфәтнең уңышлы булуы сорала. Хәзер интернетта мода белән бәйле материаллар бик күп. Аларны күзәтеп, алар белән кызыксынып барсаң, үз стилеңне табып була дип уйлыйм. Әгәр бу өлкәдә кемгәдер ярдәм кирәк икән, мин бик шатланып ярдәм итә алам. Социаль челтәрләрдә минем сәхифәләргә рәхим итегез! Стиль − ул матур киенү генә түгел, ә кешенең тулаем образын, хәтта тормыштагы урынын билгеләүче бер фактор.

Диана Таҗетдинова, җырчы:

− Һәр кыз кебек мин дә шопингны бик яратам. Киемнәрне күбрәк интернет-кибетләрдән сатып алам. Мондый кибетләрдә еш йөрмим. Барсам да, нәрсә аласымны белеп бармыйм. Нәрсә күрәм һәм нәрсә ошый, шуны тотам да алам. Шопингка кеше үзе генә йөрергә тиеш дип уйлыйм, чөнки башка кеше белән барсаң, ниндидер буталыш китә. Ул үзенә әйбер карый, син үзеңә. Ул сиңа үз фикерен әйтә, ә синең үз фикерең бар. Мин брендлар артыннан кумыйм. Брендлы киемнәрем бик аз. Иң мөһиме: кием уңайлы булсын. Яшьләргә якты, ачык төстәге киемнәр кияргә киңәш итәм. Кием бит кешенең кәефенә тәэсир итә. Якты төстәге киемнәр кисәң, үзеңне генә түгел, башкаларны да сөендерәсең.

Рамил Әйметдинов, җырчы:

− Шопингка, эшләрне бетергәч, кич йөрим. Ул вакытта кибетләрдә кеше күп булса да, миңа шулай уңайлырак. Кичен уянып беткән буласың, тегендә-монда ашыгасы да юк. Нәрсә аласымны алдан ук белеп барам. Бу эшне күпкә җиңеләйтә, әлбәттә. Тормышта уңайлы спорт киемнәренә өстенлек бирәм. Минем өчен киемнең матур булуы гына җитми, ул уңайлы да булырга тиеш. Нинди материалдан тегелгән булуына да игътибар итәм. Шопингка дусларым белән йөрим. Беренчедән, алар белән күңеллерәк. Икенчедән, дусларым миңа кием сайлашырга да булыша.

Фото: http://yalkyn.com

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев