Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

ЯҢА МӘКТӘПТӘ СЫНАТМАС ӨЧЕН…

Яңа уку елы кайберәүләр өчен яңа мәктәпләрдә башланачак. Яңа мәктәп ул яңа бина гына түгел, ә икенче укытучылар, сыйныфташлар, дуслар. Мәктәп алыштырганда ничек югалып калмаска? Нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Йолдызлардан сорыйк әле.

Ландыш Нигъмәтҗанова, җырчы:

– Мәктәпне төрле сәбәпләр аркасында биш тапкыр алыштырырга туры килде. Хәтта Испаниядә дә укыдым. Шуңа күрә белем йортлары арасындагы аерма миңа бик нык сизелде. Испаниядә уку күңелле, җиңел булып истә калган. Ә бездә балалар мәктәпкә мәҗбүри йөри дисәң дә була: мәктәпкә киләсең, көне буе укыйсың, җитмәсә өй эшләре төяп җибәрәләр… Мәктәп алыштырулар минем өчен авыр булмады. Юлларымда гел яхшы кешеләр очрады. Бу бәлки үземнең холкыма да бәйледер. Мәктәп алыштыручыларга үзләре булып калуларын һәм аралашучан булуларын телим.

Лилия Кадыйрова, «Татар радиосы» диджее:

– Беренче тапкыр мәктәпне гаилә хәле буенча алыштырдым. Икенчесендә ул мәктәптә кирәкле белем бирмәүләрен аңлап, әти-әнигә дә әйтеп тормыйча яңа мәктәпкә күчтем. Яңа мәктәптә башта белем җитми иде. Зур гына күләмдә материалны үзлегемнән өйрәндем. Ә иң рәхәте – укытучыларның укучыларга хөрмәт белән каравы, «сез» дип эндәшүе булды. Уку елын икенче мәктәптә башлаучыларга миннән шундый киңәш: таш атканга аш атыгыз. Яңа компанияга кереп китү авыррак, әлбәттә. Тик һәрнәрсәгә ачкыч табып була. Башкаларга ярдәм кулы сузыгыз, мин-минлегегезне беразга булса да онытып торыгыз.

Ризат Рамазанов, җырчы:

– Мин аягымны авырттырып өченче сыйныфка кадәр хастаханәдә яттым. Уку да минем өчен шунда булды. Аннары терелгәч кенә мәктәпкә бардым. Мин хастаханәдә татарча гына укыдым, ә мәктәптә русча укыйлар иде. Иң авыры шул булды. Тагын коллективка кереп китү дә авыр булды. Мәсәлән, музыка дәресендә кыз һәм малай парлашып җырлыйсың бит, шунда классташ кызлар минем белән парлашып басмыйлар иде. Тик шулай да аннары дуслаштык. Яңа кешеләргә ияләшү өчен вакыт кирәк. Шулай ук үзегез булып калыгыз. Кемгәдер ошарга тырышырга кирәкми. Күңелегездә сез нинди, тормышта да шундый булыгыз.

Илгәрәй, җырчы:

– Мәктәпне алыштыру психологик яктан бик авыр. Әмма һәрнәрсәнең начар ягы булган кебек, яхшы ягы да бар. Яңа коллективка кереп китүне, әйләнә-тирәне алыштыруны бер тапкыр кичергән кешегә киләчәктә җиңелрәк булачак. Бу очракта да шулай. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Шулай ук балага бирелгән тәрбия дөрес булырга тиеш. Яңа мәктәпкә күчкәндә әти-әниләр балалар янында булсын иде. Иң мөһиме: тынычлыгыгызны саклагыз!

Фото: http://yalkyn.com
http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев