Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Язны сагындыгызмы?

АКШның Вашингтон шәһәрендә ишеп кар яуган. Балалар мәктәп­кә дә бара алмаган хәтта. Безнең ил дипломатлары әйтүенчә, Америкадагы явым-төшемдә Россияне гаепләргә мөмкиннәр. Кар үзебездә дә җитәрлек анысы. Календарьда яз булса да, урамда – чын кыш. Синоптиклар фаразына ышансаң, киләсе атнада да кар көтелә. Апрельдә исә явым-төшемнәр тагын да күбрәк булачак, дигәннәр. Яз апрельнең икенче яртысында гына киләчәк, ди. Апрель азагы гадәттәгедән бер градуска җылырак булачак, дип тә сөендергәннәр. Ә сез язны сагындыгызмы?

Фарсель  ЗЫЯТДИНОВ, һәвәскәр бакчачы:

 
– Яздан бигрәк, бакчаны сагындык. Эшләргә ашкынып торабыз.  Без, бакчачылар, яз җиткәнне зарыгып көтәбез. Бакча кешегә физик яктан гына түгел, психологик, биологик, икътисади яктан да файда китерә ул. Иң мөһиме – үзеңә канәгатьләнү хисе аласың. Үсем­лек­ләрнең шытып чыкканын, чә­чәк атканын, җимеш биргәнен күреп сөенәсең. Апрельдә явым-төшемнәрнең күп булуына бик үк ышанып бетмим, чөнки синоптик­лар ялгышырга да мөмкин. Минем үз фаразларым күбрәк туры килде. Февральнең бишесендә җылытып ала дигән идем, шулай булды. Синоптиклар исә бик салкын була дип күрсәтте. Хәер, ни булса, шул булыр. Бакча эшләре бер айга соңга кала инде. Күпьеллык нәти­җәләргә, хәтта соңгы ун ел буена язып барган күзәтүләргә дә туры килми бу хәл. 28-30 март тирә­сендә көннәр кинәт җылы­тырга тиеш, дип уйлыйм. Апрель­дә явым-тө­шемнәр күп булмас, чөн­ки язның соңгы ае саран ул.

 
Раушания МИҢНУЛЛИНА, “Яз” нәшрияты директоры, Казан буенча экскурсияләр үткәрүче:

 
– Мин үзем Казансуда чаңгы шуарга яратам. Кар озаграк торса да, бик әйбәт. Быел кояш бик күп булды. Шуңа күрә кыш туйдырмады. Кояш – үзе витамин бит ул. Язны ашкынып көтмим. Һәр көнгә сөенергә кирәк. Яуган карга да, яумаган яңгырга да, корырак булса да, без берни эшләтә алмыйбыз. Казан тирәсендә кар бик күп, ә менә Сарман ягында әниләр кар аз, диләр. Кырларда уҗымнар туңып бетмәсә ярар иде, дип кайгырдылар. Табигатьне ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк.

Илнар НИЗАМИЕВ, Кариев театры артисты:

 
– Без бәләкәй чакта җәен эссе, кышын салкын, карлы була торган иде. Кар күп булганлыктан, капка төбенә дә чыгып булмый иде. Тик ел фасыллары тәмам буталып бетте. Быелгы һава торышы ул – ба­рысының да үз урынына кайтуыдыр. Шуңа күрә, Аллага шөкер диясе генә кала. Ә язны кем яратмый? Берничә көннән туган көнем җитә. Әни мине алып кайтканда, ташу киткән булган. Асылмалы күпердән курка-курка гына алып чыкканнар.

Рифкать МОТЫЙГУЛЛИН, Чирмешән урманчылыгы башлыгы:

 
– Элек тә март аенда кар күп яуган чаклар булган. Моңа бер дә аптырарга кирәкми. Җәйге эсседә карны сагынырбыз әле. Табигать­нең явым-төшемнәренә шатланырга гына кирәк. Америкада кар явуда Россиянең ни катнашы бар?! Безгә, урманчыларга, кышын яхшырак. Урманда юллар әйбәт. Әле агач кисеп, заводка озатабыз. Яз көне исә урманчыларның эше күбәя. Янгыннарга каршы көрәшү, орлыклар утырту һәм башка эшләр башлана. Әлегә ял итәбез. Язны сагындым дип әйтә алмыйм.

Надирә ГАЛИӘХМӘТОВА, күпбалалы әни (Саба районы):

 
– Язны балалар бик сагынды инде. Кызыл Мишә мәктәбендә укучы сабыйларым сыерчык оялары да ясап куйдылар. Тик әлегә яз да, сыерчыклар да  күренми. Аяк астындагы пычрак та куркытмый бит хәзер. Урамнарда асфальт. Ирем генә яз килүне авыррак кичерә. Йөрәгенә операция ясатканнан соң, ел фасыллары үзгәрү аңа бик нык тәэсир итә башлады.

Разил КАМАЛОВ, баянчы:

 
– Кыш азагында – яз, язда  җәй сагындыра инде ул. Елның һәр фасылы үзенчә матур. Ә кыш­ның озын булуы артык си­зелмәде. Язны бик тә көтәм. Чөнки май аенда туган көнем. Ел саен табигать кочагында бәйрәм итәргә күнеккән идек, былтыр салкынча булды. Быел ничек булыр, белмим. Туган көндә якыннарымны шашлык белән сыйлыйсым килә.

Гөлназ ИЗМАЙЛОВА, хуҗабикә (Казан):

 
– Миңа кыш бик ошый. Гомумән, вакытны ашыктырасым килми. Хәзер кешегә ярап булмый инде. Салкын булса, эссе кирәк, кар яуса, җәй кирәк. Гомер бер генә бит. Аның кадерен белергә, һәр ел фасылының матурлыгын күреп калырга тырышам.  Нәрсә генә теләсәк тә, табигать үзенекен итә. Язның килми калганы юк әле. Тик менә җиде яшьлек кызым кышкы киемнәреннән тәмам туеп бетте. Ул язны көтә.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев