Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Җырчы Миләүшә Сафина: “Инвалид бала карау җиңел түгел, ләкин җәлләттерәсем килми…”

Җырчы Миләүшә САФИНАны бераз югалтып торган идек. Күптән түгел “Оныта алмам” дигән клибы чыкты. Бу — Миләүшәнең ничә ел көткән хыялы. Авыру бала тәрбияләгән ананың, бик теләсә дә, иҗатка, сәхнәгә вакыты аз кала шул. Бөтен игътибар — сабыйга! Ничә еллар инде ул бар көчен кызын аякка бастыруга куя.

— Бик авыр чаклар булды, төннәр буе елап, әллә кайларга качасы килгән вакытлар бар иде. Аллага шөкер, ул еллар, караңгы төш кебек, артта калды. Кызым да бераз тернәкләнә башлады. Әкренләп алга барабыз, — ди Миләүшә. — Җырлыйсым, иҗат итәсем килә. Киләчәккә якты хыяллар баглыйм. Мин хәзер элекке җебек Миләүшә түгел. Тормыш шушы берничә елда үземне нык көчле итте!..

— Мәрьямдә уңай якка үзгәреш бармы?
— Мәрьямгә 7 яшь. Туганда баш мие һәм умыртка сөяге җәрәхәтләнгән. “Синдром Веста” дигән диагноз куйдылар. Дүрт айлык чагында өянәкләре башланды. Эпилепсия үсеш процессын тоткарлады. ДЦПдан да интегә.
Тернәкләндерү үзәкләренә күп йөрү нәтиҗәсендә, Мәрьям яхшы якка үзгәрә башлады. Өянәкләре бетте. Шуннан соң бераз үсеш киткәндер. Сөбханалла, дип карыйбыз. Ул бик акыллы. Тик теле ачылып китә алмый әле. Дөрес, үзенчә күп сөйли, аңлап кына булмый. Бөтен нәрсәне сизә, белә, реакциясе тиз. Шуңа сөенәбез. Холкын да күрсәтә. Ачуы чыкса да белгертә. Балакайның сәләтләре дә күптер, әлегә җыеп кына барадыр. Бөтен җире хәрәкәтләнә, әмма баш миеннән әмер озаграк килә. “Кызым, моны алып бир әле”, — дисәң, шуңа үрелә, тик кулы озак бара. Аягына бастырсаң, катып кала. Дәвалау авыр... Тернәкләндерү үзәкләренә гел йөртергә кирәк. Түләүлеләре нык кыйммәт. Кыйбат булса да, ярты елга бер тырышабыз. Хәзер кешедән ярдәм сораганым юк. Элек бер-ике мәртәбә мөрәҗәгать иттем, чөнки башка чарам калмаган иде. Сорарга кыен, мескенләнәсем килми. Инвалид бала карау җиңел түгел. Пәрдә артын күрсәтмим. Интернетка кызымның матур, елмаеп төшкән фотоларын гына куям. Оялып түгел, ә жәлләттерәсем килми. Кызгансалар, үз-үземне жәлли башлыйм. Миңа көчле торырга, бирешмәскә кирәк...

— Элек сине “Саф хисләр” төркеме җырчысы дип йөртә идек. Анда бик аз эшләгәнсең икән?
— “Саф хисләр” Арчада оешкан иде. Казанда укыган чагымда, тавышың безгә туры килә дип, мине җырчы Алсу Фазлыева чакырды. Шунысы кызык: анда бер атна гына чыгыш ясап киттем. Чөнки аерым җырлыйсым килә иде. Халык шуны исендә калдырган. Һаман “Саф хисләр” белән бәйләп йөртәләр...
Лилия ЙОСЫПОВА.
(Тулырак — "Ирек мәйданы" газетасының 30 август санында.)

Фото: скриншот инстаграм

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев