Саба таңнары

Сабинский район

18+
"Йолалар - милләт мирасы"

Шәмәрдәндә язны «Карга боткасы» белән каршы алдылар

Хәерле, имин язлар килсен!

   Шәмәрдәннең 1 нче номерлы  “Әкият” балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә "Карга боткасы" булып узды. Бәйрәмгә кунакка килгән Убырлы белән Шүрәле балаларга төрле уеннар уйнаттылар, шигырьләр сөйләттеләр, җырладылар,  биеделәр. Соңыннан балалар, әти-әниләр белән бергәләп, тәмле боткадан авыз иттеләр. Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәрнең тарихы бик ерактан килә. Борынгы төркиләр, башка күп халыклар кебек үк, яз җитүен түземсезлек белән көтеп алган. Борынгы татар халкында язны кара каргалар алып килә дигән ышану булган.

 Шуңа күрә кара каргаларны хөрмәтләп яз көне карга боткасы йоласы уздырылган. Әлеге йола безнең көннәрдә дә сакланып калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев