Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

24 сентябрь – Профсоюз активисты көне

Хөрмәтле профсоюз активистлары һәм профсоюз эше ветераннары! Барыгызны Татарстан Республикасы профсоюзлары көне билгеләп үтелә башлаганга ун ел тулуы белән котлыйбыз. Гомер-гомергә һөнәри союз хезмәткәрләре халык мәнфәгатен кайгыртып яшәде. Фатир бирүдә, санаторий-ял йортларына юлламалар турында кайгырту дисеңме, матди ярдәм кирәкме – берсе дә профсоюз комитетыннан башка хәл ителмәде.

Хезмәт ияләренең хокукларын саклаучы оешмалар эш бирүчеләргә кешеләрнең социаль ихтыяҗлары турында исләренә төшереп торучылар. Аларның инициативасы белән эшче-хезмәткәрләрнең социаль-көнкүрешенә, сәламәтлегенә-ялына, хезмәтне саклауга кагылышлы мәсьәләләр хәл ителә. Алга таба да хезмәт кешеләре мәнфәгатьләре хакына нәтиҗәле эшләрсез дип ышанабыз. Профсоюз активистларына сәламәтлек, хезмәт коллективларына иминлек, уңышлар телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев