Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Белем көне белән!

Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар, балалар! Сезне 1 сентябрь –Белем бәйрәме белән ихластан котлыйбыз. Каникулдан соң беренче кыңгырау үсеп килүче буынны кабат мәктәпләргә чакыра. Укучылар җәйге ялда сыйныфташларын, укытучыларын аеруча сагынды, чөнки пандемия белән бәйле вәзгыять аларны белем йортларыннан быел иртәрәк аерды. Инде барысы да җайланыр, традицион белем алу 2020-2021 уку елы дәвамында үз көчендә булыр дип ышаныйк.

Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген кабул иткәндә белем һәм тәрбия сыйфатын тәэмин итәрлек шартларга, иминлек мәсьәләләренә дә нык игътибар бирелде. Быел да уку алдынгыларының, төр­ле олимпиада һәм конкурслар җиңүчеләренең саф­­лары артуын көтәбез, бер­­дәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга бирүчеләр дә мәгарифтә үз эзен калдырыр дип ышанабыз. Бала- укытучы - ата-ананың бердәм эш­чәнлеге белем бирүдә генә түгел, тәрбия бирүдә дә үз нәтиҗәсен бирер. Райо­ныбызның ки­ләчәк язмышы бүген белем алган укучыларга бәйле. Хыялларга барыр юлларыгыз ак булсын. Алда сезне кызыклы якты киләчәк көтсен!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев