Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Һәркем өчен, нинди яшьтә булмасын, гаилә — ул аны бәхетле иткән, нәсел дәвамы һәм яшәү көче биргән урын. Районда матур гаиләләр бихисап һәм ир белән хатын союзын, балалар бәхетен мәхәббәткә, тугрылыкка  корылган  мөнәсәбәтләр саклый. Бары тик гаиләдә, якыннар белән аралашуда без көч алабыз, алга таба яшәүгә рухланабыз. Гаилә бәйрәменең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” истәлекле медале  һәм үз символы – ромашка бар. Тугрылык тойгысы тормышыгызга ямь өстәсен, гаиләгез тагын да ныграк булсын, бер-берегезнең ышанычлы иңен тоеп, бәхет диңгезендә коенып яшәгез!

Саба  муниципаль районы  Советы

 һәм  башкарма  комитеты.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X