Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Хөрмәтле әфганчы егетләр!

15 февраль Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамланган көн буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата илебез тарихында мәңгелеккә калды. Бу көнне хәрбиләрне генә түгел, бар халыкларны ут йоттырган игълан ителмәгән сугыш тәмамланды.

Әфган кампаниясе барышында күрсәткән фидакарьлекләре аша интернационалист сугышчылар Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңгән әтиләребез һәм бабаларыбыз батырлыгына лаеклы булуларын расладылар. Әфган җирендә Саба районы егетләре дә үзләренең интернациональ бурычларын хәрбиләрчә үтәделәр, җитди сынауны намус белән үттеләр. Кадерле сугышчы-әфганчылар, сугышчы интернационалистлар, күрсәткән батырлыгыгыз, район тормышында, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашуыгыз, хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Әлеге геройларны тәрбияләгән аналарга, һәлак булган якыннарын һәм дусларын онытмаучыларга хөрмәтлибез, сәламәтлек, иминлек телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Ахмадулла Кандагарский

    0

    0

    Югарыда искэ алмасалар, ярый эле Сабада онытмыйлар!Бик зур рэхмэт!!!Ихтирам белэн. сэлэмэтлек телэп райондашларга Афган сугышы ветераны Ахмадуллин Великам Галимуллович.