Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле районыбыз хокук сакчылары, милиция һәм полиция ветераннары! Сезне Россиянең Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез. Сезнең хезмәт җаваплы һәм куркыныч, абруйлы һәм дәрәҗәле.

Полициянең җәмгыятьтәге ролен, мөһимлеген тормыш үзе күрсәтте. Барлык чорда да әлеге авыр хезмәтне намуслылык һәм тугрылык бар нәрсәдән дә өстен булган кешеләр сайлаган. Саба эчке эшләр бүлегенең бүгенге эшчәнлеге – элеккеге буынның изге традицияләрен дәвам итү. Якыннары, балалары гомеренә куркыныч туганда кешеләр сездән ярдәм көтә. Әлеге ышанычны аклар өчен бар ихтыяр көчегезне, интуициягезне, осталыгыгызны эшкә җигәсез.
Сездән алга таба да эш һәм нәтиҗә көтәбез, гаиләләрегезгә, үзегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, оператив-хезмәт эшчәнлегегездә уңышлар телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев